Accessibility links

Рим папасы Лүбнәндә вәгазь укыды


Рим папасы Бенедикт XVI Лүбнәнга сәфәренең соңгы көнендә ачык һавада вәгазь укыды. Аның сүзен тыңларга дип Якын Көнчыгыш илләреннән дистәләгән мең кеше җыелды.

Католик чиркәве башлыгы христианнар һәм мөселманнар арасында татулыкка , төрле дин тотучыларны дөньяда үлемнәргә китергән көч куллануга каршы торуда берләшергә чакырды.

Рим папасы чыгышы Бәйрутта Урта диңгез буенда оештырылган иде. Лүбнән башлкаласында иминлек көчәйтелде.

Бенедикт XVI Лүбнәнгә татулык һәм тынычлыкка чакыру сәфәре белән килде.
XS
SM
MD
LG