Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов: "Халыкның урамга чыгарга сәбәбе юк"


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бүген телевидениедәге "Итоги недели" тапшыруында туры эфирда чыгыш ясап, "илдә үсеш бар, бюджет акчалары күпләп социаль ихтияҗларга тотыла, бу бигрәк тә безнең республикада күзәтелә", дип белдерде.

Президент сүзләренә караганда, хакимиятнең гади халык тормышын яхшыртудан тыш башка максаты юк. "Халык урамнарга чыгып күпме генә таләп итсә дә - без шуннан да артыгын эшли алмыйбыз", диде Хәмитов.

"Халыкны низаг тудырыр өчен урамнарга чыгарга оештыручы җавапсыз кешеләр бар. Бу активлыкның нәтиҗәсе катлаулы. Бер төрле генә уйлау була алмый, аңлыйм. Бәхәс, үз карашың өчен көрәш булырга тиеш. Әмма "кешелекле мөнәсәбәтләр" кысаларыннан чыкмаска кирәк", диде Башкортстан президенты.

Шимбә көнне Мәскәүдә "Миллионнар маршында" 14 мең, Петербурда 800ләп кеше катнашты, дип хәбәр ителгән иде. Русиянең башка шәһәрләрендә дә "Миллионнар маршы" узды. Казанда оппозициянең урам җыенына 150ләп кеше чыкты.
XS
SM
MD
LG