Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:47

Кабулда мөселманнарны мәсхәрәләүче фильмга каршы урам җыены узды


Әфганстан башкаласында АКШта ясалган "Гаепсез мөселманнар" дип аталган һәвәскәр фильм чыгуына ризасызлык йөзеннән урам җыеннары узды. Шәһәрнең төрле бистәләрендә узган берничә чарада Кабул университеты таләбәләре һәм башкалар катнашты. Җыелган халык исламны мәсхәрәләүче бу фильмны төшерүченең мәхкәмәгә басуын таләп итте. Кабулдагы җыеннар тыныч узды.

Илнең Нангаһар вилаятендә протест белдерүчеләр АКШ президенты Барак Обама рәсеменә ут төртте.

Фильм интернетта чыккач берничә мөселман илендә протест чаралары вакытында полициягә, АКШ һәм Европа илләре илчелекләренә һөҗүмнәр булды. Сишәмбе көнне Либиянең Бенгази шәһәрендә АКШ консуллыгына һөҗүм нәтиҗәсендә илче Кристофер Стивенс үтерелде. Һөҗүмдә шулай ук консуллыкның өч хезмәткәре һәлак булды.

Бүген Судан һәм Тунистан АКШ илчелеге хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре китә. Судан хакимиятләре Вашингтонның илчелек хезмәткәрләрен яклар өчен өстәмә гаскәр җибәрү үтенечен кире какты.

XS
SM
MD
LG