Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда McDonald'sлар арта, татар ашханәләре юк диярлек


Казанның Бауман урамындагы McDonald's рестораны
Казанның Бауман урамындагы McDonald's рестораны

Татарстан башкаласында чит ил фэст-фуд рестораннары артканнан-арта. Татар милли ризыкларын тәкъдим итәрдәй кафелар юк диярлек.

Казанның Яңа Савин районында Гаврилов урамында өченче McDonald's фэст-фуд челтәре рестораны төзелә, шәһәрдә мондый аш челтәре инде унбер булды.

Америкада популяр булган фэст-фуд ашлары Татарстанда популярлаша бара. Дистә елдан артык ачылган беренче McDonald's рестораныннан соң Казанда Subway да урын алды. Әмма ул артык популярлык казанмады, чөнки бүген McDonald's аягында нык басып тора. Шундый ук язмыш KFC челтәрен көтә дияргә була, гәрчә күптән түгел генә ачылган ресторан булса да, халык канәгать дигән фикер туа.

KFC Казанда икәү: берсе "Южный" сәүдә үзәгендә, икенчесе Бауман урамында урнашкан. Аның популярлыгын яхшы урнашу белән бәйләп буладыр, мөгаен. Ни генә дисәк тә, шул ук Subway урнашуы бик үк уңайлы түгел һәм аның тирәсендә халык агымы азрак. “Чеби рестораны” хуҗалары Казанда әлеге бренд астында эшләүче рестораннар артыр дип вәгъдә итә. Мәсәлән, ел азагына кадәр тагын бер KFC төзеләчәге билгеле. Ә Универсиадага таба тагын берничәне төзергә ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, Универсиаданың кайбер сәер адымнарына без күнеккән инде. Татар телен, татар мәдәниятен инкяр итүдән тыш, студентларның спорт уеннарында әлеге дә баягы McDonald's ризыгы хөкем сөрәчәк. Татарстан хөкүмәте белән төзегән килешү нигезендә Универсиада спортчылары McDonald's ризыгы белән бушлай тәэмин ителәчәк. Иң зарарлы ризыкның спорт уеннарының партнеры булу үзе үк курку тудыра. Лондонда үткән Олимпия уеннары да ошбу рестораннан башка үтмәгән иде.

"Татар кафеларының азлыгы - татарның булдыксызлыгыннан"

Башкала фэст-фуд рестораннары белән тулган арада татар ашлары кафелары, рестораннары бармак белән генә санарлык. Иске һәм хәзерге мөфти көндәшлеге арасында калган “Азу” кафесы могҗиза белән генә аякта басып калды. Шуңа көндәш булырга тиешле “Чәк-чәк” кафесы әлегә “Азу”дагы кебек меню тәкъдим итә алмый. Бауман урамында урнашкан “Чәй йорты” кафесын татарныкы дип әйтергә тел әйләнми. Өлешләр, өчпочмаклар һәм чәк-чәкләр янында урнашкан хәмер теләсә нинди татарның милли хисләрен чәлпәрәмә китерергә мөмкин.

Илфак Шиһапов
Илфак Шиһапов
Продюсер, җәмәгать эшлеклесе Илфак Шиһапов фикеренчә, татар милли ризыгы тәкъдим ителгән кафеларның азлыгы - үзебезнең булдыксызлыктан. Әгәр киләчәктә туристларны җәлеп итү максаты куелса, бу эшкә хөкүмәт алынырга тиеш дип уйлый Шиһапов. Бәлки милли ризыкка ихтыяҗ юктыр?

“Ихтыяҗ юк дию белән килешә алмыйм, чөнки һәр ел саен, җәй айларында Казанга татарлар агыла. Алар монда килгәч, татар ризыклары ашый торган урын юк дип аптырап китәләр. Әйе, “Чәй йорты” бар, ләкин анда, гадәттә, чират була һәм аны чиста татар ашлары дип атарга да авыр. Мин бу проблемның нигезен безнең булдыксызлыктан күрәм. Мисалга үзбәкләрне генә китерик. Бүген Казанда аларның дистәләгән кафелары бар һәм аларга ихтыяҗ зур. Ерактан килеп, юньле-башлы тел белмәгән килеш, мөмкинлекләре булмаган килеш, урынын табалар һәм гөрләтеп эшләп яталар. Үзләренең милли ризыкларын ирекле рәвештә тәкъдим итәләр.

Әгәр Казанны татар башкаласы дип атыйбыз икән, бу эштә хөкүмәт тә катнашыр дип саныйм. Әле Универсиада белән генә дөнья бетми бит. Аннан соң да меңләгән туристлар килер. Ичмасам, шушы туристларга булса да милли ашларны татып карарга мөмкинлек тудырырга кирәк”, ди Илфак Шиһапов.

Казанда иң популяр кафеларның берсе булып “Сөембикә” санала. Халык арасында “Сөембикә” шактый популяр. Әле өстәвенә шушы бренд астында эш алып барган кафеларның яртысы диярлек Иске татар бистәсендә урнашкан. Әмма исеме татарныкы булса да, җисеме бөтенләй башка.

"Сөембикә"не татар кафесы дип атарга телем әйләнми. Минем аларның күпчелегенә кереп чыкканым бар, берсендә дә татар мохите дә, татар ризыгы да юк. Аның исемен “Сөембикә” дип куйганнар инде, эшләргә татар кызларын алганнар, ләкин хуҗалары шул ук үзбәкләр, билгеле.

Татарның мең еллар буе чарланган, искитәрлек үз ризыкларыбыз бар. Бүгенге көндә татарча хезмәт күрсәтә торган, татар мохите булган кафелар юк диярлек”, дип саный Шиһапов.

Башкалада татар исемле тагын бер кафе бар. Аның исеме – “ТатМак”. Мондагы ризыкны югары сыйфатлы дип әйтеп булмый билгеле, ләкин студентлар өчен “ТатМак” җәннәт булып тоела. Тиеннәрне санап яши торган студентлар өчен мондый фэст-фуд кафеларның булуы бик мөһим. Казанда белем алучы студентның гомерендә бер мәртәбә булса да ошбу урында булганы бар. Гадәттә, монда арзанлы ризык ашап була. Шул ук “Чәй йорты” тәкъдим иткән өлешнең хакы “ТатМак”та ике тапкыр кимрәк.

Русия халкы өчен затлы дип саналган McDonald's алдынгы илләрдә иң арзанлы ресторан булып санала. Казанда да шундый ук күп чыгымнар сарыф итмичә, тиз ашап була торган кафелар булуы кирәк.

“Ул бик яхшы булыр иде. Шушы ук кеше күп йөри торган урыннарда үзебезнең коймакны, кыстыбыйны, өчпочмакны сатып торсак, бу эш алга барыр иде. Андый урыннар Татарстанда аз түгел, ләкин аларын да татар кешесе эшләми бит аны. Әйтәм бит, барысы да үзебезнең булдыксызлыктан килә.

Без бу хәлгә ияләнгән иде, хәтта “Яңа гасыр” телеканалында бара торган милли ашлар тапшыруы да урысча бара бит. Барысы да шуннан ук башлана. Бүгенге көндә без моны да эшли алмыйбыз. Татар кешесе нәрсәдер эшләгәнче йөз кат уйлый, ул бик сак эш итә. Ләкин бит туристлар елдан-ел арта тора. Аларга McDonald's кирәкми, чөнки андагы ризыкны башка җирдә дә ашый алалар”, ди Илфак Шиһапов.

"Бүгенге көндә Казанда татарча хезмәт күрсәтә торган, татар мохите булган кафелар юк диярлек”
"Бүгенге көндә Казанда татарча хезмәт күрсәтә торган, татар мохите булган кафелар юк диярлек”
XS
SM
MD
LG