Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:02

Эрдоган кырымтатарларга ярдәм вәгъдә итте


Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Мостафа Җәмилев

Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Мостафа Җәмилев

14 сентябрьдә Ялта форумына килгән Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Кырымтатар мәҗлесе вәкилләре белән очрашты.

14 сентябрьдә Ялтаның "Ливадия" сараенда узган “Ялта Европа стратегиясе” дип аталган һәм инде тугызынчы мәртәбә үткәрелгән җыенда Кондолиза Райс, Доменик Строскан, Хавьер Солана, Европа берлеге комиссары Штефан Фюле, Карл Бильдт кебек танылган шәхесләр, барлыгы егермеләп илнең вәкиле катнашты.

Быелгы җыенның төп темасы – “Глобаль дөньяның киләчәгенә тәэсир итәчәк үзгәрешләр” иде. Очрашуда Европа берлегенең киләчәге, энергетика проблемнары, Украина алдында торган тышкы һәм эчке проблемнар хакында сүз барды.

Эрдоган Акъяр һава аланында

Эрдоган Акъяр һава аланында

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Ялтага барышлый Киевта тукталып Украина президенты Виктор Янукович белән очрашуда кырымтатар мәсьәләсе хакында да сөйләгән.

Киевтан Кырымга килгән Төркия делегациясен Акъярда (Севастополь) Кырымтатар мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев, аның беренче урынбасары Рифат Чубаров, университет ректоры Фәүзи Якубов, кырымтатар эшкуарлары, Төркиянең Кырымдагы шәрәфле консулы Сәйран Османов каршылады.

Гаспра касабасындагы “Наратлык” кунакханәсендә тукталган Эрдоган кырымтатар мәҗлесе вәкилләре белән очрашып сәгать ярым сөйләшүләр үткәрде. Бу сөйләшүдә Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы, ТИКА агентлыгының башы Бәкер Боздаг та катнашты. Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев кырымтатарлар алдында торган мәсьәләләр хакында мәгълүмат биреп, алда торган сигез мөһим мәсьәләне билгеләде һәм аларны чишүдә ярдәм сорады:
  1. Кырымда кырымтатар телле милли мәктәпләр төзелеше
  2. Кырымтатар университеты янында ашханә, спортзал, тулай торак төзелеше,
  3. Акмәчеттә зур Җәмигъ мәчете төзелеше

Эрдоган кырымтатарлар белән очраша

Эрдоган кырымтатарлар белән очраша

Өченче мәсьәләгә килгәндә, Эрдоган Акмәчеттә зур Җәмигъ мәчете төзелеше турында Төркиядә җомга намазларында игълан итәргә, Кырымда кампания башлап акча җыярга тәкъдим итте.

“Без Төркиядә халыкка да мөрәҗәгать итәрбез, җитешмәгән акчаны бюджеттан бирербез”, диде ул. Бу Җәмигъ мәчете төзелешенә проект буенча 30 миллион доллар акча кирәк булачак.

Дүртенче мәсьәлә итеп Җәмилев Акмәчеттә сигез катлы Кырымтатар мәдәният үзәге бинасы төзү мәсьәләсен күтәрде. Моңа да уңай җавап алынды.

Ә менә сөргеннән Кырымга кайткан кырымтатарлар өчен йортлар салу мәсьәләсенә килгәндә, Эрдоган, без башта иң мөһим мәсьәләләрне хәл итик, аннары бу мәсьәләгә кайтырбыз, диде.

Акмәчеттә башланган, ләкин акчасызлыктан туктап калган кырымтатар мәктәбенә, университетның тулай торагы төзелешенә Эрдоган ярдәм итәргә дигән күрсәтмә бирде.

Кырымтатарлары Эрдоган белән очрашуда

Кырымтатарлары Эрдоган белән очрашуда

Җәмилев белдерүенчә, Эрдоган Әнкарага барып, бу мәсьәлә буенча кабат сөйләшәчәген белдергән.

Шулай итеп, Мәҗлес җитәкчелеге “Ялта Европа стратегиясе” очрашуы барышында Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән ике тапкыр очрашып, кырымтатарлары мәсьәләләре хакында сөйләште.

2000-2005 елларда Төркия хөкүмәте Кырымда кырымтатарлар өчен мең йорт сатып алган иде. Соңгы елларда 15 милли мәктәпне, Карасубазарда иске бинаны тулысынча ремонтлап кырымтатар балалар бакчасына әзерләгән иде. Кырымтатар теле, матбугат чаралары, мәдәният белән бәйле төрле проектларга да Төркиянең Кырымдагы ТИКА агентлыгы акча аерып килде. Бу юлы Эрдоган белән очрашуларда бирелгән күрсәтмәләр үтәләчәгенә дә өмет юк түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG