Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан адвокаты шәһәр хакимиятен мәхкәмәгә бирде


Казанда танылган хокукчы Лаврентий Сичинава шәһәр җитәкчелегенә юллар мәсьәләсен чишә алмаган өчен дәгъва белдерде. Тиешле гаризаны ул Вахитов районы мәхкәмәсенә юллаган.

Хокукчы фикеренчә, шәһәр башкарма комитеты эшен җиренә җиткерми һәм юллар мәсьәләсен чишә алмый.

"Аңлыйм, төзелеш барганда юл хәрәкәте чикләнә ала. Ләкин Казанда юл эшләре бармаган урамнарда да еш кына тыгын барлыкка килә бит. Андый урамнар якынча унау. Андагы проблемнар чишелә ала, эшләргә генә кирәк", - ди Сичинава.

Адвокат сүзләренчә, Казан урамнарындагы тәртипсезлек өчен шәһәр хакимияте һәм ЮХИДИ җаваплы.

Сичинаваның максаты – Казан җитәкчелеген мәхкәмәгә биреп, юл проблемына күбрәк игътибар җәлеп итү.
XS
SM
MD
LG