Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия дәүләт думасында матбугат комитеты барлыкка килә


Русия дәүләт думасында якын киләчәктә массакүләм мәгълүмат чаралары комитеты барлыкка киләчәк.

Бу хакта парламентның түбән пулаты спикеры Сергей Нарышкин белдерде. Яңа комитетның оешу сәбәбен ул җәмәгатьчелекнең мәгълүмат чараларына зур игътибар бирүе, җәмәгать телевидениесе барлыкка килүе, бу өлкәдә яңа технологияләр таралуы белән бәйләде. Яңа органга керүчеләрнең исемнәре әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта дәүләт думасында 29 комитет эшли. Мәгълүмат чаралары мәсьәләләре элек мәдәният комитетында карала иде.
XS
SM
MD
LG