Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия каналлары Сабантуй белән Корбан бәйрәмен туры эфирда күрсәтә


Русия хакимияте милләтара низаглар белән телевидение ярдәмендә көрәшәчәк. Програм кысаларында федерал каналлар Сабантуй белән Корбан бәйрәме турында сөйләячәк.

Әлеге планны Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен караучы эшлекле төркем төзегән. Аны Русия хакимияте вице-премьеры Дмитрий Козак җитәкли.

Планга күрә, телевидениедә Русиядә яшәүче халыкларның тормышы һәм мәдәнияте турында тапшырулар артырга тиеш. Федерал каналларда тиешле документаль фильмнар чыгачак, Сабантуй һәм Корбан бәйрәмен туры эфирда күрсәтәчәк.

Шул ук програм кысаларында РИА-Новости агентлыгы да Русия халыклары телләрендә хәбәр бирә башларга мөмкин. «Россия» һәм НТВ каналлары исә төрле халык вәкилләренең уңай рәвештә тасвирлаучы сериаллар күрсәтәчәк.
XS
SM
MD
LG