Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламны мәсхәрәләүче АКШ фильмы Русиядә тыелырга мөмкин


АКШта чыккан һәм исламны мәсхәрәләгән “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмы Русиядә экстремистик дип табылып тыелырга мөмкин. Тиешле гаризаны мәхкәмәгә Русия генераль прокуратурасы юллый.

Прокуратураның рәсми вәкиле Марина Гриднева хәбәр иткәнчә, әлеге фильм Русия интернетында барлыкка килгән һәм аның буенча тикшерү уздырылган. Аның нәтиҗәсендә тыюны таләп иткән дәгъва әзерләнә.

Гриднева сүзләренчә, Русия интернет провайдерларын әлеге фильмны таратмау турында инде кисәтеп куйганнар.
XS
SM
MD
LG