Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерал канун үзгәрешләре аркасында Татарстан бюджеты кими


Татарстан финанслар министрлыгы, 2013 елга бюджет фаразларын ясаганнан соң, республика 7,5 млрд сум акча югалтачак дигән нәтиҗә ясаган. Бу хакта министр Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Бюджет кеременә иң элек федерал канун үзгәрешләре тәэсир иткән. Беренчедән, нефть чыгару өчен салым күләме арткан. Моның аркасында бюджет 1,1 млрд сум югалтачак.

Икенчедән, киләсе елдан әлеге салым күләме федерал бюджеттан кире кайтарылмаячак. Бу сәбәпле бюджет югалтуы 627 млн сум тәшкил итәчәк.

Шәхси затлар һәм оешмалардан салым җыю өлкәсендәге канун үзгәрешләре дә республика бюджетына тискәре тәэсир ясаячак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG