Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт телен яклап пикет оештырылды


Башкорт яшьләренең «Күк бүре» хәрәкәте башкорт телен укытуны яклап Уфаның Салават Юлаев мәйданында пикет уздырды.

Башкорт мәктәпләрен һәм сыйныфларын күпләп ябуга ризасызлык белдереп якшәмбе көнне үткәрелгән бу чарага бер йөзләп кеше килде.

Пикетны ачып җибәргәндә "Күк бүре" хәрәкәте рәисенең урынбасары Фаил Алсынов башка башкорт оешмаларының протест чарасына кушылмавына кызганыч белдерде.



Яңа уку елыннан башкорт теле республика мәктәпләрендә мәҗбүри фәннәр исемлегеннән чыгарылды.

Күп кенә укучыларның ата-аналарына һәм укытучыларга үз мәктәпләренең оптимальләштерү сәясәте нигезендә ябылуы турында яңа уку елы башланырга берничә атна кала гына хәбәр ителде.

Бу чарада чыгыш ясаган укытучы Альбина Шәмсетдинова башка укытучыларны да ризасызлык чараларына кушылырга чакырды.

XS
SM
MD
LG