Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Миңнеханов юлламасына җавап бирде: “Сүзләрегез шик тудыра”


Татарстан оппозициясе президент Рөстәм Миңнехановның дәүләт шурасы юлламасына җавап бирде. Ачык хатның авторлары Татарстанда сайлауларның гадел узмавына зарлана һәм урам җыеннары хакимияткә моны җиткерү өчен бердәнбер чара булып калуын белдерә. Президент үзенең юлламасында оппозициягә мөрәҗәгать итеп“сәяси мәсьәләләр урамда хәл ителми” дигән иде.

«Сайлауларда бик күп хәрәмләшү очрагын ачыкладык. Ләкин дәүләт оешмалары моны тикшерүдән, танудан һәм гаеплеләрне җәзалаудан баш тарта», - диелә хатта.

Авторлар президент саулавындагы тәртипсезлек турында җирле матбугатта да шактый күп материаллар чыгуын билгеләп уза. Ләкин бу җинаятьләрне тикшерергә тиеш булган шәхесләр ул язмаларга игътибар итми, ди мөрәҗәгатьнең авторлары.

«Юлламагызда сез, узган ел сайлау нәтиҗәләре Татарстан халкының күпчелеге ил хакимиятенең сәясәте белән риза, дип белдергән идегез. Ләкин хәрәмләшүгә күз йому сәбәпле халыкта хөкүмәткә карата ышанычсызлык арта. Шуңа күрә безнең иптәшләрдә һәм халыкның зур өлешендә Сезнең сүзләр шик тудыра ала”, - диелә хатта.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сайлаулар тирәсендәге вәзгыятькә ризасызлык белдерәбез һәм канун үтәүне таләп итәбез”, - дип тәмамлыйлар авторлар хатны.

Мөрәҗәгатькә ЯБЛОКО һәм ПАРНАС фиркасе җирле идарә рәисләре, “Голос” оешмасы җитәкчесе, җәмгыять эшлеклеләре кул куйган.
XS
SM
MD
LG