Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:11

Яшь җырчы Алия Исрафилова фикеренчә, дистә ел элек сәхнәгә чыгарга теләүчеләр Салаватны, Зәйнәпне кабатласа, бүгенге яшьләр мөстәкыйль булырга, башкаларны кабатламаска тырыша.

Алия белән сөйләшә башлаганда беренче итеп яшьме ул, әллә урта буын җырчысымы дип сорадык. “Яшь булып каласы килә, яшь җырчылар рәтенә кертегез!”, диде Алия. Һәрхәлдә, ул бүген әни – малай үстерә.

Алия, гаилә белән сәхнә эшен ничек җайлыйсың?

– Сәхнәне ничек кенә яратсам да, гаилә тормышымнан өстен куям дип әйтә алмыйм. Баламны үстерү, иремне карау, гомумән, гаилә тормышы белән яшәү күбрәк бәхет китерә. Сәхнә гаилә бәхетен алыштыра алмый.

Үзең турында сөйләп кит әле, кыскача биографияң белән танышасы иде?

– 1983 елның 22 сентябрьдә Казанда тудым, татар гимназиясендә укыдым. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген бетердем. Аспирантура тәмамладым. Бераз гына “Татарстан” радиосында эшләдем, университетта укытып алдым да, бала табып ялга чыктым.

Журфакта нинди юнәлешләрне үз итә идең?

– Радио белән матбугат күбрәк кызыксындырды. Язу теле миңа якын иде.

Ни өчен журналистика факультетына укырга кердең, мәдәният-сәнгать университетына түгел?

Алия ире Айдар белән

Алия ире Айдар белән

– Кая укырга керим дигән сорау тугач, мин инде әлбәттә мәдәният һәм сәнгать университетына керергә теләгән идем, сәхнә белән бәйлим тормышымны дип хыялландым. Әти белән әни инде төплерәк һөнәр алсаң әйбәтрәк булыр дип әйткәч, бик озак сөйләшүләрдән соң журналист һөнәренә тукталдык. Мин укыган вакытта яхшы яза идем, мәкалә, язмаларымны газета-журналларга биреп бардым.

Нинди темаларга игътибар иттең, артистлар турында яздыңмы?

– Социаль темаларга игътибар иттем. Якын-тирәмдәге проблемнарны читләтеп үтмәдем. Журналист һөнәрен ныклап өйрәнгәч, әңгәмә жанрын ныклап үзләштердем. Җырчы, артистлар белән түгел, ә гади һөнәр кешеләренең уңай сыйфатларын, матур якларын ачарга тырыштым.

Сәнгатькә тартылуың әти-әниеңә бәйле түгелме? Аларның оста биюче булуларын беләбез.

– Яшьлекләрендә әти белән әни Казан дәүләт университетының “Каз канаты” дигән ансамблендә берничә ел биеп йөргәннәр. Башка һөнәр сайласалар да, төгәл фәннәрне үзләштерсәләр дә, җыр-бию сәнгатенә бик якын кешеләр. Хәзер дә алар мәҗлесләрдә рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Әти минем физика-математика факультетын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган. Әни – микробиология факультетында укыган. Алар чын мәгънәсендә мәдәнияткә гашыйк кешеләр.

Аларның җыр-биюне яратуы сиңа нык тәэсир иттеме? Яшьлектәге мизгелләрне хәтерләмисеңме?

– “Каз канаты” белән алар Казанның барлык мәдәни үзәкләрендә чыгыш ясаганнардыр. Миңа ике яшь булганчы әни биеп тә йөргән, үзе белән мине дә алган. Шул вакытта гримерка, сәхнә тузаны исе каныма сеңгәндер. Сәхнә тормышын кечкенә чактан күреп үстем һәм ул миңа якын булды.

Үзең башкарырга нинди рухтагы җырлар сайладың? Халык җырларымы, эстрадамы?

– Кечкенәдән җырлагач, мин оригиналь идем дип әйтә алмыйм. Өйдә һәрвакыт халык җырлары тыңлый идек, Илһам Шакиров язмалары яңгырап торгач, мин инде ишеткән җырларны башкарудан башладым. Беренче альбом чыккач икенчесендә инде мөстәкыйль буласым килде һәм эстрада җырларына игътибар итә башладым.

Шул ук мәхәббәт темасымы?

– Нәрсә турында җырлап була инде. Әлбәттә татар эстрадасында да төрле юнәлешләр барлыкка килде. Аларга да игътибар итәм, тик озак тыңлый алмыйм. Кечкенәдән тыңлап үскән жанрлар күңелгә якынрак.

Эстрада сәхнәсенә ничек күтәрелдең, булыштылармы, үзең мендеңме?

Алия Исрафилова

Алия Исрафилова

– Әйткәнемчә, бала вакыттан ук җырлап үстем, мәктәптә, университетта укыганда бәйгеләрдә катнаштым. Җырларым радиода яңгырый башлады, мин акырынлап-акрынлап, бәләкәй адымнар белән тыйнак кына үзем күтәрелдем. Бар бит кинәт кенә балкып китүчеләр, менә ул вакытта продюсерлык үзәге булышты дип әйтер идем. Мин үз юлымнан бардым. Бүген “Оскар рекордс” студиясе белән хезмәттәшлек итәм.

Альбомыңны син әлеге ширкәттә чыгардыңмы?

– Әйе. Төгәлрәге беренче җыентык “Ядкәр” студиясендә, икенчесе – “Юанычым” исемлесе “Оскарда” чыкты.

Көй һәм сүз авторлары танылган кешеләрме?

– Төрле тәкъдимнәргә әзермен. Вадим Фәтхинуров дигән егетне аерып үтәсем килә. Аның белән хезмәттәшлек уңышлы булды; “Матурым”, “Туган йорт тәрәзәләре” җырларын яратып җырлыйм.

Бүген яхшы клип төшереп популярлыкны арттырып була кебек, син яңа клип төшерәчәксеңме?

– Яңа музыкаль каналлары ачылуга клип төшерү җаваплы эшкә әйләнде. Иптәшем Айдар белән киңәшләшеп эшлим, ул – оста видео төшерүче. “Болгар FM” радиосында “Сагынырсың микән” дигән җырым популяр булып китте. Ул җырга клип төшерергә ниятлибез.

Син университетта укыган вакыт белән хәзерге татар эстрадасы башкаручылары нык аерыламы? Аерма нидә күренә? Татар җырларына мөнәсәбәтеңне беләсе иде.

– Мин укыган чакта Салават Фәтхетдинов белән Зәйнәп Фәрхетдинова бик популяр иде, егетләр-кызлар аларга охшарга тырыштылар. Ә бүгенге яшьләр индивидуальлеккә омтылалар. Беркемгә охшамыйча, үз юлларын эзлиләр. Бу күренеш миңа бик ошый.

Кайвакыт җырчылардан, аерым кешеләрдән татар эстрадасы артта калган, чит ил җырчылары алга киткән, аларны тыңлыйм дигән сүзләр ишетәм. Мин үзем машинада татар радиоларын тыңлап йөрим. Минем балам үсә, аны татар мохитендә үстерәсем килә. Безнең өйдә һәрвакыт татар җырлары яңгырый. Алар нинди генә булмасын, артта калганмы, алга киткәнме – ул татарча, үзебезнеке. Өебездәге киштәләрдә татар китаплары тезелгән. Әгәр без балаларыбызны татар мохитендә үстермәсәк, ул китаплар киштәләрдә тузан җыеп калачак бит. Мин андый киләчәк теләмим. Татар китаплары укылсын, татар җырлары тыңлансын!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG