Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсе мәктәпләрендә татар теленә игътибар кими


Татар теле һәм әдәбияты өлкә олимпиадасында катнашучылар
Татар теле һәм әдәбияты өлкә олимпиадасында катнашучылар

Өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләрен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итү аяныч хәлдә. Бу уку елында күп кенә районнарда татар теле һәм әдәбияты дәресен башлангыч һәм унынчы сыйныфта укыту мәктәпнең базислы планында каралмаган.

“Һәр милләт кешесе туган телен белергә бурычлы. Мәктәп коллективына, укытучыларга, иҗтимагый оешмаларга баласына туган телен укытырга теләмәгән ата-аналар белән бу турыда аңлату эше алып барырга кирәк”, дигән иде бер очрашуда өлкә мәгариф һәм фән департаменты баш белгече Ольга Федоровна Гроо. Ләкин бернинди дә аңлату эшләре алып барылганлыгы сизелми быелгы уку елында. Киресенчә, күп кенә этномәдәни мәктәпләрдә укытылып килгән туган тел дәресләре дә укыту планыннан төшерелеп, башлангыч һәм унынчы сыйныфларда факультатив итеп кенә калдырылган. Ә тугызынчы сыйныфта татар теле һәм әдәбиятына атнасына бер генә сәгать куелган.

"Балаларының туган телдән белем алырга теләмәүләрен белдерүче ата-аналар да артты быел", дип хәбәр иттеләр Төмән районының Индрәй, Тубыл районының Санникау мәктәпләре җитәкчеләре. Күп кенә урта мәктәпләрдә татар теленнән югары белемле алырга омтылмыйлар, аны штаттагы укытучыларга бүлеп кенә бирәләр, йә ике сыйныф бер бүлмәдә берьюлы укый.

“Татарстан матбугаты ата-аналарның мәктәпкә дәреслекләр сатып алулары турында чаң сугуга гаҗәпләндек, әлбәттә. Үземнең ике малаем укый мәктәптә. Беренче сыйныфтан ук дәреслекләр сатып алабыз. Әле алар бөтен кибетләрдә дә юк бит, шәһәр буйлап йөгерергә кирәк. Ул кыйбатлыклары турында искә аласым да килми. Малайны киендерү бер якта торсын. Алгебра, рус әдәбияты, рус теле дәреслекләре 700 сумга кадәр җитә. Инглиз теле дәреслеген эш дәфтәрләре белән 900гә алдым менә. Олысыныкы кечесенә ярамый, укытучылар, еллары иске, хәзер башка басма белән укыйбыз, диләр. Анысы гынамы? Быел алтынчы сыйныфта укучысы мәктәп китапханәсеннән бер татар әдәбияты дәреслеген генә алып кайткан. Татар теле кая, дим. Юк, дип әйттеләр, ди. Анысын каян алырга белмим инде, без Татарстанда яшәмибез бит”, диде ике бала анасы Рузалия Кәримова.

Өлкә этномәдәни мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитешмәве турында ишеткәләгән бар иде, ләкин шул кадәр аяныч хәлдә дип уйламаган идем. Атнасына бер мәртәбә кергән дәрестән китабың да булмасын инде? Нинди белем, бу фәнгә нинди игътибар, мәхәббәт, ихтирам таләп итәргә кирәк баладан, ата-анадан? Бу уңайдан сораштыру нәтиҗәләре буенча менә нинди мәгълүматлар билгеле булды: Вагай районының Казанлы урта мәктәбендә башлангычлар битләре ертык 1995 елгы китаплардан укыйлар, башка сыйныфларда да мактанырлык түгел. Ялутор районының Яңа Атъял урта мәктәбендә туган тел укытучысы һәм директор дәреслекләрне Казаннан күтәреп ташыганга гына хәлләр уңай диярлек. Түбән Тәүде районының Тарман мәктәбендә дә ярыйсы икән, алар да үзләре Казанга барып алганнар. Ә район мәгариф идарәләренә ел саен дәреслек сорап гариза бирүгә карамастан, дистәләгән еллар яңа дәреслек алуга ирешкәннәре юк. Яңа стандартка яраклы дәреслекләр турында авыз да ачмыйлар. Болар - ана теле фәненнән энтузиастлар белем биргән мәктәпләр.

Атнасына бер мәртәбә укыган дәрес өчен кирәкле планы да юк аның. Шуңа да укытучылар үзләре төзегән план буенча төрле авторларның дәреслекләреннән файдаланалар.
XS
SM
MD
LG