Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Бабич: “Татарстан тәҗрибәсе бөтен илдә игътибарга лаек”


Русия президенты Владимир Путинның Идел буе төбәгендәге вәкиле Михаил Бабич һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Идел буе төбәге мөфтиләре белән очрашты. Путин вәкиле Татарстанның террор гамәленнән соң кабул иткән карарларын уңай бәяләде.

Очрашу башында катнашучылар 19 июльдә үтерелгән күренекле дин әһле Вәлиулла Якупны тынлык минуты белән искә алды. Бабич белдергәнчә, Казандагы террор гамәлләре Татарстанда гына түгел, бөтен Русия җәмгыятендә җыелган проблемнарга ишарә итә. Хәзер дини оешмалар белән эшләү юлларын үзгәртү мәсьәләсе тикшерелә.

Чарада ислам мәгарифе, ваххабчылыкка каршы көрәшү проблемнары каралды. Михаил Бабич Казанда булган террор гамәлләреннән соң Татарстанда конкрет кануннар кабул ителү тәҗрибәсен уңай бәяләде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG