Accessibility links

Мәскәү USAIDка Русиядән китәргә кушты


Мәскәү АКШның хөкүмәттән тыш оешмаларга ярдәм иткән Халыкара тәрәккыят идарәсенә Русиядә эшчәнлек алып баруны тыя.

Мәскәү Кушма Штатларның Халыкара тәрәккыят идарәсен (USAID) Русия сәясәтенә һәм сайлауларына тәэсир итәргә маташуда гаепләп аңа Русиядә эшчәнлек алып баруны тыя.

Чәршәмбе көнне Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Александр Лукашевич USAIDны “грантлар өләшү белән сәяси процессларга, шул исәптән төрле дәрәҗә сайлауларга, сивиль җәмгыять оешмаларына тәэсир итәргә маташу”да гаепләде. Аның әйтүенчә, Мәскәүне бигрәк тә бу оешманың Русия төбәкләрендә, аеруча Төньяк Кавказда алып барган эшчәнлеге борчый.

Русиянең USAID эшчәнлеген тыю карарын Вашингтон сишәмбе көнне хәбәр итте. АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Виктория Нуланд Вашингтон USAIDның соңгы 20 елда башкарган эшләре белән горурлана, әмма Русиядәге бүлекне ябу карарын Русиянең “суверен карары” буларак үтәргә мәҗбүр, диде.

“USAIDның Русиядә физик яктан булуы тукталса да, без Русиядә демократияне, кеше хокукларын һәм сивиль җәмгыятьне ныгыту эшенә тугрылыклы булып калабыз һәм без Русиянең хөкүмәттән тыш оешмалары белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Нуланд.

АКШ федераль хөкүмәтенең башка илләргә хәрби булмаган ярдәм күрсәтү өчен төзелгән бәйсез идарәсе Русиядәге күп кенә хөкүмәттән тыш оешмаларның эшенә ярдәм күрсәтеп килде. Шул оешмаларның берсе булган “Голос” узган парламент һәм президент сайлауларында илнең хәрәмләшүләр, канун бозулар харитасы сәхифәсен булдырып җәнҗал чыгарган иде. “Голос”ның башкарма мөдире Лилия Шибанова әйтүенчә, хәзер бу оешма эшчәнлеге тукталырга мөмкин. Шибанова Мәскәүнең USAIDны тыю карарын октябрьдә үтәчәк җирле сайлаулар белән бәйләп карый. Аның әйтүенчә, бу сайлауларны бәйсез рәвештә күзәтү мөмкинлеге бетәргә охшый.

Шибанова USAIDның "Голос"тан тыш башка бәйсез оешмаларга, шул исәптән ил буйлап күп кенә проектларга, хокук яклау һәм экология оешмаларына, шулай ук дәүләт програмнарына да ярдәм иткәнлеген әйтеп, сайлауларны күзәтү булмасын өчен генә барлык бу эшләргә ярдәмне туктатуга гаҗәпләнүен белдерде.

Русия үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Мая Гришина исә USAIDның китүе Русия сайлауларының сыйфатына тәэсир итмәячәк, ди. Сайлауларны бәйсез рәвештә күзәтү “Русия кануны нигезендә гарантияләнә, һәм бу эш дәвам итәчәк, ди Гришина.

Русия хакимиятләре USAIDка илдәге эшчәнлеген 1 октябрьдән башлап туктатырга кушкан.

Русиядәге күренекле хокук яклаучыларның берсе, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев USAIDның Русиядән китүен яман фал дип күрә. Аның фикеренчә, USAID грантлары аша ярдәм алып килгән меңнәрчә русияле зыян күрәчәк.

Пономарев “Интерфакс” агентлыгына “Русия изоляцияләнү ягын сайлады”, дип белдерде. “Вакыфлар китәчәк һәм без Советлар Берлеге халәтенә таба барачакбыз. Кануннарга үзгәрешләр кертелде. Инде интернетка чикләүләр кертүгә чакырулар яңгырый. Акрынлап тимер пәрдә ябылачак”, дип фаразлый Пономарев. Шул ук вакытта ул әлеге үзгәрешләрнең шундый зур тизлек белән баруына гаҗәпләнүен дә белдерде.

Мәскәү Һелсинки хокук яклау төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева да USAID ярдәме тукталганнан соң, үзе җитәкләгән төркемнең ил буйлап хокук яклау эшчәнлеген моңарчы булган дәрәҗәдә алып бара алмаячагын, Советлар Берлеге чорындагы хәленә кайтып эшчәнлекне бик кечкенә күләмдә генә алып барачагын әйтте Азатлык радиосына.

АКШның күренекле республикан сенаторы Джон Маккейн исә Мәскәүнең USAIDны тыю карарын Русия белән мөнәсәбәтләрне сүндереп кабызу сәясәтенең уңышлары турында сөйләүче президент Барак Обамага орым дип атады.
XS
SM
MD
LG