Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия илчесен «эт» дип атаган Зюгановка АКШ «кырыс» җавап бирәчәк


Вашингтон американ дипломатын мыскыллаган КПРФ лидеры Геннадий Зюгановка «шактый кырыс» җавап кайтарырга җыена. Элегрәк Зюганов Либиядә үтерелгән АКШ илчесе Крис Стивенсны үз твиттерында «соңгы эт» дип мәсхәрәләгән иде.

Дипломатның үлеменнән соң ике көн узгач, коммунистлар лидеры твиттерында түбәндәге язма барлыкка килде: «Либиядәге американ илчесен соңгы этне сыман атып үтергәннәр. Ул Либия «инкыйлабы» буенча төп белгеч иде. Нәрсә чәчте, шуны уңды».

Зюгановның твиттерын матбугат хезмәте вәкиле Денис Парфенов алып бара. «Без Геннадий Андрей улы әйткән сүзләрне төгәл итеп язабыз», - ди ул.

Сәясәтче үзе исә аның сүзләрен үзгәрткәннәр, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG