Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

Журналист Искәндәр Сираҗи бу көннәрдә "Фәйзрахманчылар" йортында булып кайтты һәм анда күргәннәре белән уртаклашты.

Динебез исламда төрле тәгълиматлар күп: сөнниләр (монысына без – татарлар да керәбез), шигыйлар, исманлитлар, алавитлар, әхмәдиләр, суфыйлар… Болары инде меңәр еллык тарихы булган агымнар. Әле яңарак, бездә күбрәк начар ярлык буларак искә алынучылары да җитәрлек: ваһһабчылар, сәләфитләр, нурчылар, тәблигъчылар, ихванчылар… Боларының кайберләренең тарихы 200-250 ел, кайберләренеке 40-50 ел чамасы гына.

Соңгы араларда дөнья матбугатында тагын бер дини юнәлеш хакында сүз чыкты – "Фәйзрахманчылар". Урыста гына түгел, француз, алман, инглиз газеталарында Татарстанда яңа секта табылуы, аларның сигез катка кадәр җир астына казып кереп, көн яктысы күрми яшәүләре, балаларын подвалларда тотулары, аларны медицина ярдәме күрсәтмичә чирләтеп бетерүләре хакында әллә нәрсәләр язып бетерделәр. Әле интернетта кадрлар да пәйда булды: хокук сакчылары идәндәге люк аша балалар кабул итеп ала, шуны "Фәйзрахманчылар" дип күрсәтергә маташа. Ләкин бу сабыйлар һич кенә дә Казанның Торф урамында урнашкан 41нче йортта яшәүче балалар түгел. Кайбер журналистлар вакыйгаларны куертып күрсәтү өчен махсус шундый алдауга бара.

Җәмгыятьнең идарәчесе Гомәр хәзрәт

Җәмгыятьнең идарәчесе Гомәр хәзрәт

Мин үзем бу йортның ихатасына да журналист халкының инде күптән кертелмәвен беләм. Сөйләшергә теләүчеләр белән җәмгыятьнең идарәчесе Гомәр хәзрәт капка төбенә чыгып сөйләшә. Ә инде караңгы коридорларны, яшәргә яраксыз, тәрәзәсез бүлмәләрне кайбер әрсезрәк операторлар ОМОН белән кереп төшерә алган. Әле анда да бик аз җиргә генә, беркем яшәмәгән котельный, кием-салым склады кебек бүлмәләрне генә күргәннәр. Чөнки биредә яшәүчеләр каршылык күрсәткән, утларны яндырмаганнар.

Шуңа да карамастан Русия матбугаты, кайбер татар басмалары да Аллаһы Раббыбызга гыйбадәт кылып, беркемгә комачауламыйча тыныч кына яшәп ятучы мөселманнарга кара яктылар. Әйтерсең, хакимиятнең алардан балаларын тартып алып китүе генә җитмәгән, тагын да кыйнарга кирәк…

* * * *

Әйе, Казанның Торф урамындагы бу мәчеткә теләсә кемне кертмиләр, хәтта, мөселман өммәтеннән дисәләр дә. Ләкин мин фәкыйрегезгә керү насыйп булды. Фәйзрахман хәзрәтнең үзе белән очрашып, күрешеп, сөйләшеп тә утырдык. 83 яшендә булса да, ул әле аек акыллы, Коръән аятьләреннән җөмлә саен дәлил китереп торучы зиһенле бабай.

– Мөселманнарны пәйгамбәребез заманыннан ук эзәрлекләгәннәр инде, хәзер дә шул дәвам итә. Менә балаларыбызны тартып алдылар, мондагы ике йортыбызны җимерергә йөриләр. Без мөселманнар һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә генә өметләнәбез. Шуңа күрә ярдәм сорап беркемгә дә бармаячакбыз. Аллаһы Раббыбыз теләсә, балаларыбызны үзләре китереп бирерләр. Әлегә бу безгә бер сынау гына, – диде ул.

Фәйзрахман хәзрәтнең бүлмәсе кечкенә генә, ләкин бик якты һәм чиста, стеналары тоташ китап киштәләреннән тора һәм бөтен киштәләре дә тулы. Анда әллә нинди иске, калын китапларга кадәр бар. Бик теләгем булса да, бабайның үзен фотога төшерергә рөхсәт сорарга кыймадым. Якты чырай бирсәң ямаулык сорый торган хәерчегә тиңләнәсем килмәде. Бүлмәгә кадәр үткән арада күргәннәрем дә шактый күп мәгълүмат бирде: биредә балалар һәм олылар санитар нормаларга җавап бирми торган шартларда яшиләр дию дөрес түгел бугай, бөтен җир гади, әмма бик пөхтә.

Шушы керүемдә мөфтиебез Илдус Фәизнең элек биредә еш булуын, Фәйзрахман хәзрәткә баягат биргәнен белеп чыктым. Баягат бирү – "әмирил-мөэминин" – "мөэминнәрнең әмире" дип тану була. Бу акттан соң син әмиреңә берсүзсез буйсынырга, аның боерыкларын үтәргә тиеш буласың… Белмим, бу баягат мәсьәләсе ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма мондагы кешеләр шулкадәр ихлас ки, алар кемне дә булса алдый беләдер дип уйламыйм…

* * * *

Фәйзрахман хәзрәт белән очрашып кайттым гына, бездәге хәлләр белән кызыксынып Мәскәүдән, РенТВ телеканалыннан шалтыраттылар. Аларны да "бик начар шартларда яшәп ятучы сектантлар" кызыксындыра икән. Чакырдым, килделәр. Эчкә кертмәячәкләрен әйтеп алып киттем Торф урамына. Йортның идарәчесе Гомәр хәзрәт чыкты, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ләкин күпме үтенсәләр дә, ишек алдына үтү рөхсәте бирмәде:

– Камерагызны алып Искәндәр керсә генә рөхсәт бар, – диде.

«Фәйзрахманчылар» ихатасы

«Фәйзрахманчылар» ихатасы

Мин камера тотып һәр бүлмәне урап чыктым, кешеләр белән сөйләштем, әмма бер генә дә начар як күрмәдем. Бу җирдә урта гасырлар тормышы белән бүгенге көннең фән-техника казанышлары очрашкан. Биредә 20дән артык ванна бүлмәсе, үзәк канализация, суүткәргеч эшләп тора. Һәр ванна бүлмәсендә су җылынып тора, теләгән вакытыңда кереп юынып чыга аласың. Электр утын бензин генераторлары эшләп, зур-зур аккумуляторларга җыеп тора – көндез шуны кулланалар. Биредә хәтта вентиляциягә кадәр үзәкләштереп ясалган. Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Кухняда үзләре икмәк салалар, чиратлап кизү торалар, себерәләр, юалар, төзиләр, сиплиләр… Кыскасы, монда беркем эшсез дә, ашсыз да түгел. Мине азык-төлек келәтенә дә алып керделәр: зур агач әрҗәләрдә ярма, он саклана, яшелчәләр икенче тартмаларда, стеналардагы киштәләрдә төрле кайнатмалар, үзләре ясаган ит тушенкалары банкалары төзелеп киткән…

Мине әсир иткән фал, бу кешеләрнең риясызлыгы, самимилеге булды. Алар барысын яшермичә сөйли, ачык йөзлеләр. Бакчалары өстенә брезент тарттырып куйганнар. Нәрсә өчен икәнен сораган идем, тагын аптырашта калдым:

– Күршеләрнең бакчасындагы алмалар безнең бакчага коела, балалар сораусыз гына алып ашарга мөмкин. Ә бу ярамый, чөнки кеше алмасы. Һәрчак рөхсәт сорап та бетереп булмый, – дип аңлатты моны Гомәр хәзрәт.

Күпләребез күршеләренең коелган алмасын «Аллаһының нигъмәте» дип алып ашар иде, монда исә кеше әйберсенә тию юк. Тикмәгә генә алар үзләре яшәп яткан 7 сутый җирне «Аллаһ дәүләте» дип атамый шул – биредә Шәригать кануны хакимлек итә. Дөресен генә әйткәндә, монда кергәч мин дә үземне ничектер җиңелрәк хис итә башладым. Мөгаен, кешеләрнең эчкерсезлеге шулай яхшы тәэсир итәдер. Бары тик әниләрнең күзләрендә генә сагыш бар – балаларын сагыналар.

– 21 балабызны алып киттеләр, алар булмагач күңелсез, – диләр барысы да.

«Фәйзрахманчылар» ихатасы

«Фәйзрахманчылар» ихатасы

Йорт-җирне карап чыккач, бу кешеләргә ягылган яланы, балаларын алып китү өчен уйлап чыгарылган ялган сәбәпләрне дә аңладым. Монда «антисанитария» дә, ачлык та, балаларга карата начар мөгамәлә дә юк. Мәктәп бүлмәсенә кадәр төзеп куйганнар. Урыс, татар телләре, математика, дин сабаклары укытыла. Җәмәгатьтә биш кеше югары белемле укытучылар булуын исәпкә алсаң, балаларны «гаиләдә белем бирү» системасы буенча укытып булыр иде. Тик бер як бар – җәмгыять «үзе кәферләр дәүләте» белән бернинди килешү төзергә дә риза түгел. Ә бу очракта мәктәп белән килешү төзү, хастаханәгә барып тикшерү узу кирәк. Шуңа күрә балаларын ала алырлармы-юкмы, әйтә алмыйм. Һәрхәлдә ул сабыйларны бер балалар йортына җыеп тотуны оештырып була дип уйлыйм. Ата-аналарыннан да, бер-берсеннән дә аермасыннар иде аларны. Якын араларда бу эшнең ничек эшләнгәнен белешәм һәм җаваплы даирәләргә хатлар язам, иншАллаһ, бәлки, ярдәм итә алырмын.

* * * *

Әйе, биредә яшәүчеләрнең Исламы без тоткан диннән бераз аерыла. Аларның яшәү рәвеше дә, киенүләре дә безнеке кебек түгел. Ләкин алар бездән тәкъварак, бездән риясызрак. Җәмгыять өчен бернинди куркыныч тудырмыйча гына яшәп ятучы, дөньяның имансызлыгыннан, усаллыгыннан шул 7 сутый эченә кереп качкан бу Алла колларына бәйләнү кешелексезлектер, мөгаен. Ә инде аларны бары тик безнеңчә яшәмәүләре өчен генә пычратып күрсәтергә тырышуны, гомумән, түбәнлек дип саныйм.

Кемнәрдер аларны Исламнан чыгып киткән, Фәйзрахман Саттаровны үзен пәйгамбәр дип игълан иткән дип сөйлиләр. Юк, пәйгамбәр дими ул үзен – бары тик Коръән аятьләрен аңлатырга килгән кеше генә ди. Ә инде "тәкъвалыкларында" бераз арттырып җибәрүләрен без түгел, Аллаһы Раббыбыз үзе бәяләячәк. Безнең үз динебез, аларның үз диннәре – бәйләнмик аларга.

Аннан соң, бу оешма бүген генә пәйда булмады. Аның турында язмаган газета да калмаган иде. Нигә нәкъ менә бүген генә, һәм шул рәвешле тузгытыла ул? Менә монысы урынлы сораулар тудыра һәм гаҗәпләндерә.

P.S. Бу Җәмгыятьтән бер үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр: мөмкин булса, татар авылыннан 300 мең сумнан да кыйммәт булмаган яшәргә яраклы йорт табып бирергә.

Хөрмәтле укучылар! Әгәр андый сатардай йортыгыз бар икән, 8-917-232-54-95 яки 8-953-491-12-60 телефоннары белән шалтыратыгыз.

Искәндәр Сираҗи
«Безнең гәҗит»

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG