Accessibility links

Альберт Гыйльметдинов КАИ ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләнде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ фәнни шурасы белән очрашуда фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдиновны уку йорты җитәкчесе буларак тәкъдим итте.

“Соңгы кадрлар үзгәрешләре уңышлы булмады. Бәя биреп тормыйм, ләкин хезмәткәрләрнең хәле киеренке иде. Һәркемне туплый белүче, һәркемнең мәнфәгатен исәпкә алучы кеше кирәк, чөнки галимнәрнең фикере төрле. Безнең Альберт Гыйльметдинов намзәтен тәкъдим иттек», - диде Рөстәм Миңнеханов. Фәнни шура вәкилләре президентның тәкъдимен бер тавыштан хуплады.

«Комсомольская правда» хәбәр итүенчә, Миңнеханов Гыйльметдиновның фән һәм мәгариф министры вазифасыннан китүе турында карарга кул куйган.
XS
SM
MD
LG