Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда рус милләтчесе интернетта Коръәнне мәсхәрәләгән рәсем урнаштырган


Казанның Рус мәдәнияте җәмгыяте вәкиле интернетта мөселманнарны мәсхәрәләүче рәсем урнаштырган. Михаил Шаров исемле кешенең Вконтакте сәхифәсендәге рәсемдә өстенә тизәк һәм дуңгыз мае куелган Коръән китабы тасвирланган.

“Алтын урда” төбәк иҗтимагый хәрәкәте Шаровны җаваплылыкка тартуны таләп итә.

“Әлеге рәсем динара һәм милләтара низаг чыгара. Алтын урда оешмасы Рус мәдәнияте җәмгыяте вәкиле Михаил Шаровны җинаять җаваплылыгына тартырга, бу җәмгыятьне экстремистик дип танып тыярга чакыра”, - диелә Алтын урда оешмасы сәхифәсендәге хәбәрдә.
XS
SM
MD
LG