Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр корал йөртүгә рөхсәт сорый


Идел буе төбәге мөфтиләре Русия президентының төбәктәге вәкиле Михаил Бабич белән очрашуда корал йөртүгә рөхсәт сораган. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Агентлыкның Русия Үзәк диния нәзарәтендәге чыганагы белдергәнчә, очрашуда дин әһелләренең иминлек мәсьәләсе тикшерелгән һәм мөфтиләрнең саклану өчен корал йөртергә рөхсәт бирү тәкъдиме каралган.

Диния нәзарәте шулай ук мәчет-мәхәлләләрдә полиция хезмәткәрләре сак тотуын сорап хокук саклаучы органнарга мөрәҗәгать итәргә ниятли.
XS
SM
MD
LG