Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар арасында хәмердән агулану очраклары арта


Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында хәмер эчеп агулану очраклары арткан. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиткерде.

Быел 8 ае эчендә 50 агулану очрагы теркәлгән, аларның 27се балалар арасында күзәтелсә, 23е яшүсмерләргә кагыла.
Патяшина билгеләп узганча, яшүсмерләр даирәсендә исерткеч эчемлекләрдән агулану фактлары инде узган елның тулаем күрсәткеченә якынлашкан.

“Чынлыкта мондый очраклар тагын да күбрәк, 50 факт ул – дәүләт органнарына барып җиткәннәре генә. Агулануның сәбәбен балалар сыраны энергетик, зиһенне чуалтучы эчемлекләр белән кушып эчүдән, шулай ук хәмерне күп күләмдә кулланудан эзләргә кирәк. Балалар арасында антифриз, пыяла чистарткыч кебек техник эчемлекләр куллану очраклары да булгалый”, - дип сөйләде Марина Патяшина.
XS
SM
MD
LG