Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте мәчет төзергә рөхсәт бирмәде


Мәскәү хакимияте Митино районында мәчет төзелешеннән баш тартты.

Бу карарны шәһәр җитәкчелеге Митино районы халкының каршылык белдерүе сәбәпле кабул иткән.

Кичә бу районда ислам үзәге төзелешенә каршы узган урам җыенына йөзләгән кеше җыелды. Алар арасында милләтче оешма вәкилләре һәм муниципаль депутатлар да бар иде. Чараны оештыручылар төзелешкә каршы имзалар җыйды.

Мәскәү хакимияте мәчет төзү буенча халык фикеренә туры килгән башка проектлар каралачагын вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG