Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13
Ижауда туып үскән, гомере буена татар халкы тарихы, борынгы әйберләр белән кызыксынган Гата Котдусовны белмәгән кеше юктыр. Республиканың Милли музеенда ул тапшырган экспонатлар бүген дә төрле күргәзмәләрдә урын алып тора. Гата аганың тууына 105 ел тулды.

Удмуртия татарлары тарихы һәм борынгы әйберләр белән кызыксынучы Фәнүс Газизуллин танылган тарихчы Гата Котдусов белән күп еллар элек күргәзмәдә таныша. Шуннан соң борынгы әйберләр һәм тарих белән кызыксынучы ике шәхес һәрвакыт элемтәдә тора.

Гата Котдусовның тууына 100 ел тулу уңаеннан республиканың Милли музеенда тарихчының музейга тапшырган әйберләреннән күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмә залында Гата Котдусовның музейга тапшырган әйберләре бихисап иде. Алар арасында тарихчының Ижау шәһәре татарлары тупланып яшәгән мәхәлләнең схемасы һәм XIX-XX гасырларда Ижауда гомер иткән күренекле татар гаиләләренең шәҗәрәләре белән танышу тамашачылар өчен зур бүләк булды.

Фәнүс Газизуллин

Фәнүс Газизуллин

​Фәнүс ага берничә дистә ел Гата Котдусов белән аралашып торучы буларак, ул вакытта тарихчы турында күп мәгълүматлар биргән иде. Фәнүс ага күңелендә тарихчының тормышы, аның белән шәһәр буйлап йөреп, тарихи урыннар хакында биргән мәгълүматлары әле дә күңелендә саклана.

Аның сүзләренчә, Гата Котдусов 15 яшеннән тарих белән кызыксына башлаган. Ул вакытта яшь егет Иж заводында курьер булып эшли. Аңа документлар белән бик еш Удмуртиянең башка шәһәрләрендә булырга туры килә. Шунда аңа берәү шәһәр сурәтләре төшкән берничә открытка бирә. Егет кызыксынып, шәһәрләр сурәтләрен генә түгел, әйберләр җыя башлый, аларның тарихын теркәп бара. 75 ел гомерен татар тарихын өйрәнүгә, борынгы әйберләр җыюга, танылган татар гаиләләренең шәҗәрәләрен төзүгә багышлый.

Гата Котдусов Ижау шәһәренең татар бистәсендә гомер иткән кешеләрнең шөгелен күрсәтеп урамнарның схемасын да төзи. Фәнүс ага ул схема бик үзенчәлекле булуын искә алды. Урамда һәр гаиләнең үз шөгеле булган. Кемдер атлар үрчеткән – бу йортның билгесе ат рәсеме булган, кое казучы яшәгән урында кое рәсемен ясаган һәм башкалар.

Гата аганың искиткеч кешелекле булуын, аның кызыклы итеп мәгълүматларны тыңлаучыларга җиткерү сәләте хакында да билгеләп үтте Фәнүс Газизуллин.

Тарихчы халкыбызның үткәнен генә өйрәнеп калмаган. Аның киләчәге хакында да кайгырткан. Гата ага Ижауда татар иҗтимагый үзәген оештыруда катнашучылар арасында булган. Фәнүс ага сүзләренчә, беренче утырыштан соң Гата ага әле татарлар үз газетасын булдырыр, шәһәр үзәгендә мәчет тә булыр дип әйткән. Дөрестән дә, тарихчының сүзләре чынга ашты. Республикада 20 елдан артык “Яңарыш” газетасы нәшер ителә, теле-радиотапшырулар эфирга чыга. Шәһәр үзәгендә мәчет төзелеше төгәлләнеп килә.

“Кызганыч, яшьләр арасында татар халкының тарихы, борынгы әйберләр белән кызыксынучылар саны бик аз. Шулай ук гаиләләрдә буыннан-буынга сакланып килгән әйберләрдән дә яшьләр арына. Алар музейларның коллекциясен тулыландыру өчен бик кирәкле бит”, дигән фикердә Фәнүс Газизуллин.

XS
SM
MD
LG