Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

“Рубин” Миланда җиңүне ычкындырды


Антонио Кассано (Интер) һәм Роман Шаронов (Рубин) көрәшә

Антонио Кассано (Интер) һәм Роман Шаронов (Рубин) көрәшә

20 сентябрьдә Казанның “Рубин” такымы Европа Лигасында беренче уенын үткәрде. Миланда җирле “Интер” футболчыларына каршы уен 2:2 исәбенә тәмамланды. Кунакта уйнаса да, “Рубин” итальяннарга каршылык күрсәтә алды, соңгы минутларда гына үз капкасына гол керттереп җиңүне ычкындырды.

Милан шәһәрендә ике зур такым бар: “Милан” һәм “Интер”. Аларның кайсы популяррак икәнен әйтү авыр, чөнки халык арасында икесе дә бер дәрәҗәдә дан казанган. “Милан” өчен гадәттә эшче сыйныф җан ата, ә “Интернационале” – аксөякләр һәм байлар такымы санала.

“Милан”ны күп еллар дәвамында Италиянең элекке премьер-министры Сильвио Берлускони җитәкләде. Шуның аркасында, Берлускони үз ягына шактый гына тарафдарлар аудара алды. “Интер” клубы – абруйлы Моратти гаиләсе кулында. Аңа Анджело Моратти нигез салган, бүген “Интер”ны аның дүртенче улы, “нефть патшасы” Массимо Моратти җитәкли.

Бу ике такымның стадионнары да уртак. Данлыклы “Сан-Сиро” стадионы 82 000 кешене сыйдыра ала. Әмма атна уртасы булгангамы, башка сәбәпләрдәнме, ерак Казаннан килгән футболчыларны күрергә стадионга нибары 28 000 тамашачы гына җыелган иде. Казанда моның кадәр тамашачыны футболга җәлеп итү өчен күп көч куярга кирәк, ләкин “Интер” өчен бу сан аз дип санала.

Уен алдыннан такымнарның баш тренерлары, гадәттәгечә, матбугат очрашуында күрештеләр һәм журналистларның сорауларына җавап бирделәр. Корбан Бердыев һәм Андреа Страмаччони – бер-берсенә капма-каршы куярлык тренерлар. Корбан Бердыев, билгеле булганча, күп сөйләми торган кеше, ә Страмаччони хискә бирелүчәнлеге белән билгеле. Страмаччони күп сүзләр белән җавап бирсә, Бердыев бер-ике җөмлә белән генә “котылды”.

“Безнең состав үзгәрде, ләкин аңа карап без көчсезрәккә әйләнмәдек. “Барселона”ны җиңү тарихта калды, хәзер безгә яңасын язырга кирәк”, диде Бердыев.

Рязанцев казаннарны алга чыгара

Рязанцев казаннарны алга чыгара


Казан вакыты белән 23:05тә Германия хөкемдары Дәниз Әйтекин уенны башлап җибәрде. 17нче минутта ук “Рубин” хуҗалар капкасына пенальти яулауга иреште. Чиркәс Бибарс Натхо типкән тупны Сәмир Ханданович кире какты, ләкин беренче булып өлгергән Александр Рязанцев тупны капкага кертеп, казаннарны алга чыгарды.

Шуннан соң, уенга әллә ни булды кебек: бер-бер артлы тупны югалтулар, акрын хәрәкәтләнү һәм күп хаталар аркасында уенның кызыгы калмады. Шул хаталарның берсе “Интер”ны алга чыгарды. Штраф мәйданында килеп чыккан аңлашылмаучанлык аркасында һөҗүмче Марко Ливайя исәпне тигезләп куйды. 84нче минутка кадәр уен тигез барды, әмма “Рубин” бер гол оештырырга өлгерде. Еременко биргән пасны Венесуэла бомбардиры Саломон Рондон кулыннан ычкындырмады һәм тупны капканың уң як почмагына “озатты”.

Уен бетүгә санаулы минутлар калганда, япон уенчысы Юто Нагамото типкән туп җиңергә өметләнгән “Рубин” капкасына очып керде. Нәтиҗәдә, уен 2:2 белән тәмамланды, ә “Рубин” мөһим җиңүне кулыннан ычкындырды.

Казаннар беренсе голга куана

Казаннар беренсе голга куана



“Барселона” уенында каталоннар бәйсезлек таләп итә

Чемпионнар Лигасы уеннары исә сишәмбе көнне башланып китте. Русия такымнарыннан беренче булып “Зенит” уйнады. Испаниянең “Малага” такымы “Газпром” ярдәме белән көн күрүче Петербур футболчыларын 3:0 исәбенә тар-мар итте.

Ә чәршәмбе көнне Каталониядә “Камп Ноу” стадионында җирле “Барселона” Мәскәүнең “Спартак” такымын кабул итте. “Спартак” шактый горур уйнаса да, каталаннар үз дигәненә барыбер иреште. Исәп – 3:2. Уен тәмамлангач, стадиондагы җанатарлар “Бәйсезлек! Бәйсезлек! Бәйсезлек!” дип оран сала башлады.

Соңгы арада Каталония футбол белән түгел, ә сәясәт белән җенләнә. Шуңа күрә моңарчы “Барселона” уеннарында берләшкән каталаннар бәйсезлек таләп итеп урамга чыкты. 1,5 млн. кеше катнашкан урам җыены авазы әле дә тынмый. Икътисади яктан үсеш алган Каталония халкы, бөлгенлеккә төшкән Испанияне ашатасы килмәү сәбәпле, аерым дәүләт төзергә ниятли.

“Барселона” такымының баш тренеры Тито Виланова моңа карата үз фикерен белдерде:

“Җанатарлар Испаниядән аерылырга теләп кычкырдылармы? Кешеләрдә сүз иреге бар, шуңа күрә алар теләсә нәрсә кычкыра алалар. Без аларның адымнарына каршы килмәячәкбез”, - диде Виланова.

Күптән түгел Патша Кубогы өчен матч алдыннан каталаннар Испания гимнын сызгырып каршы алды. Нәтиҗәдә, уен чак кына бозылмыйча калды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG