Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен яклап пикет үтте


Казанда татар телен яклап пикет үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:06 0:00

Казанда татар телен яклап пикет үтте

20 сентябрьдә Казанның Бауман урамы башында Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны яклап пикет оештырылды.

Пикетны оештыручылар әлеге чараның Татарстан президентының республикада ике дәүләт теле дә бертигез дәрәҗәдә укытылачак дигән игъланына теләктәшлек күрсәтү максатыннан уздырылуын белдерде.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин татар теле мәҗбүри рәвештә укытылмый икән, аның алга таба тулысынча кирәге калмаячагын бәян итте.

Пикетта катнашучы Айрат Шакиров, Татарстанда яшәүче урыслар да татар телен мәҗбүри өйрәнергә тиеш, дип белдерде.

“Беренчедән, татар теле - дәүләт теле. Икенчедән, алар татарларга, бу телне өйрәнеп хөрмәт күрсәтергә тиешләр”, дип “Азатлык” радиосының сорауларын җаваплады.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, бүгенге көндә Татарстанда татар теленә куркыныч янап кына калмый, без куркыныч упкыны янына килеп терәлдек, дип әйтте.

“Татарстан югары уку йортларында элегрәк булган татар теле факультетлары хәзер гомумән бетерелде. Моңа өстәп узган уку елында республикада 157 башлангыч татар мәктәбенең ябылуы дөньяда күрелмәгән хәл. Моңа үзебезнең сәясәтебез һәм югарыда утырган сәясәтче түрәләребез гаепле. Татар телен саклап калу өчен милли мәктәпләрне яңадан ачуны һәм татар милли университеты ачуны таләп итәргә кирәк”, дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге һәм ТИҮ оештырган пикетта төрле эчтәлектәге шигарләр күтәреп торучыларга кайбер урыслар канәгатьсезлек белдерде. Шулай ук бер төркем урыс милләтчеләре дә әлеге пикетны карарга килгән иде. Чара узган мәйданда иминлек хезмәткәрләрен күпләп күрергә мөмкин иде. Пикетта тәртип бозулар күзәтелмәде.
XS
SM
MD
LG