Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен яклап пикет үтте


Казанда татар телен яклап пикет үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:06 0:00

20 сентябрьдә Казанның Бауман урамы башында Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны яклап пикет оештырылды. Пикетны оештыручылар әлеге чараның Татарстан президентының республикада ике дәүләт теле дә бертигез дәрәҗәдә укытылачак дигән игъланына теләктәшлек күрсәтү максатыннан уздырылуын белдерде. “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин татар теле мәҗбүри рәвештә укытылмый икән, аның алга таба тулысынча кирәге калмаячагын бәян итте. Пикетта катнашучы Айрат Шакиров, Татарстанда яшәүче урыслар да татар телен мәҗбүри өйрәнергә тиеш, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG