Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Казан матбугаты яңа мәгариф министрының исемен әйтә


Яңа фән һәм мәгариф министры итеп 34 яшьлек Ренат Заманов билгеләнергә мөмкин. Бу хакта “Вечерняя Казань” хәбәр итә. Заманов элек Казанның 19нчы гимназиясен җитәкләгән иде.

Узган елдан бирле ул министрлар кабинеты аппаратында мәгариф бүлеге рәисе булып эшләгән.

Газетның хәбәренә караганда, Замановның министр вазифасына күчәчәге турында сөйләшүләр инде ай башында ук булган.

Кичә Альберт Гыйльметдинов президент карары белән министр вазифасыннан китеп КНИТУ-КАИ ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG