Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүздәк районында яңа мәчет ачылды


Мәчет ачылу тантанасы
Мәчет ачылу тантанасы

Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Кәпәй-Кобауда күптән көтелгән вакыйга – яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Әлеге бәйрәмгә читтә яшәүче якташлар да кайтты, Уфадан танылган дин әһелләре дә килде.

Кәпәй-Кобау авылы Бүздәк районында гына түгел, бар республикага киң билгеле авыл. Биредә Советлар берлеге каһарманы һәм Социалистик Хезмәт батыры Хәтмулла Солтанов туган. Дистәдән артык рәссам да биредә тәүге рәсем дәресләренә өйрәнгән. Алар арасыннан бертуган Вәкил һәм Вәгыйз Шәйхетдиновлар Русия Рәссамнар берлеге әгъзалары, икесе дә Башкортстанның атказанган рәссамы дигән мактаулы исемнәр алган. Авылдан шулай ук танылган галимнәр, табиблар, укытучылар, булдыклы җитәкчеләр чыккан.

Кәпәй-Кобау мәчетен ачу тантанасында
Кәпәй-Кобау мәчетен ачу тантанасында
Кәпәй-Кобау авылы да, күп җирдәге кебек үк, узган гасырның утызынчы еллары уртасына кадәр мәһабәт мәчетле булган. Әмма аның да язмышы аяныч – юк ителгән ул. Һәм менә халык озак еллар зарыгып көткән шатлыклы көн. Биредә кызыл кирпечтән матур гына Ходай йорты калкып чыкты. Аны төзү берничә ел дәвам итеп, фәкать гади халыкның хәләл акчаларына гына башкарып чыгылды. Ә төзелеш барышын тизләтүдә авыл имамы Рәүф хәзрәт Ризвановның өлеше зур. Кирпечен дә, агачын-тактасын да эзләп, финанс мәсьәләләрен дә хәл итеп күбрәк ул чапты.

Аллаһ йортын ачу тантанасы авыл мәдәният йортында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме белән башлана. Фойеда авыл тарихын һәм аның күренекле кешеләрен чагылдыручы матур күргәзмә почмаклар да әзерләнгән. Авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Латыйпов тантананы ачып, ерак араларны якын итеп чит тарафлардан кайткан авылдашларга ихлас рәхмәтләрен әйтә.

"Саумысыз, авылдашлар" бәйрәмендә бүләкләр дә тапшырылды
"Саумысыз, авылдашлар" бәйрәмендә бүләкләр дә тапшырылды
“Мондый бәйрәмнәр бер күрешү бер гомер дигән мөмкинлекне бирә, - ди ул. - Шул ук вакытта кунак көткәндә йорт-кураңны да караштырасың, дөньялар тагын да яктырып, чистарып кала”. Бәйрәмдә авыл халкы да, читтән кайткан хөрмәтле кунаклар да чыгыш ясый. Чара һәвәскәр сәнгать осталарының моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән аралашып бара.

Аннан соң тантаналар яңа мәчетнең ишегалдына күчә. Аның янына халык күп килгән. Уфадан Үзәк диния нәзарәтеннән дин әһелләре дә кунакка чакырулы. Яшьләр, балаларның күп булуы да куанычлы. Тантананы авыл имамы Рәүф хәзрәт ачып, шушы зур эшне аткарып чыгуга хәләл акчалары белән дә, көчләре белән дә ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерә.

Бәйрәме концерты
Бәйрәме концерты
Башка чыгыш ясаучылар да авылдашларның шатлыгын уртаклашып, иман йортының буш тормавын тели. Биредә ислам нигезләрен өйрәтүче сабаклар да бирелсен иде дигән тәкъдимен әйтә алар. Бәйрәм чарасы яңа мәчет эчендә бергәләп намаз уку һәм вәгазьләр тыңлау белән дәвам итә. Авыл халкы һәм кунаклар хуш исле пылау, башка милли ризыклар белән тулы өстәлләр янында сыйланып, авылның, ниһаять, мәчетле булуы хакында сөенечләрен уртаклашып таралышты бу көнне.
XS
SM
MD
LG