Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Батыршаны искә алалар


Батыршаның 300 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция. Рәфил Галләмов чыгыш ясый.
Батыршаның 300 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция. Рәфил Галләмов чыгыш ясый.
Танылган мәгърифәтче һәм азатлык көрәшчесе Габдулла Галиев-Батыршаның тууына 300 ел тулды. Шушы уңайдан аның туган ягы Балтач районында хәтер чаралары башланды. Тәүге тантаналар район үзәге Иске Балтачта һәм Батыршаның туган авылы Югары Карышта оештырылды.

Габдулла Галиев-Батырша хакында элекке елларда мәгълүматлар бик аз иде. Фәкать соңгы 20-25 елда гына аның милләт бәйсезлеге өчен корбан булуы турында киң җәмәгатьчелеккә белдерелә башлады. Танылган татар һәм башкорт галимнәре Фәйзелхак Ислаев, Фәүзия Бәйрәмова, Гайса Хөсәенов һәм башкалар Батырша хакында саллы гыйльми хезмәтләр һәм китаплар да язды.

Батырша исемендәге мәктәп тактасы
Батырша исемендәге мәктәп тактасы
Туган ягы Балтач районында атаклы якташларын һич кенә дә онытмаганнар. Аның хакында хикәятләр һәм төрле мәгълүматлар ата-бабалардан яшь буынга күчә килгән. 1993 елда Иске Балтач авылында Батыршаның йорт-музее төзелә. Югары Карыш авылындагы мәктәпкә аның исеме бирелә.

Батыршаның тууына 300 ел тулуга да җентекле әзерләнгән якташлары. Әллә күпме яңа мәгълүматлар тупланган, күргәзмә әсбаплар арттырылган. Бәйрәмгә республиканың һәм илнең төрле тарафларыннан дәрәҗәле кунаклар, Батыршаның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнүче галимнәр чакырылган.

Батырша портреты
Батырша портреты
Бәйрәм чаралары Иске Балтач авылы мәдәният сараенда фәнни-гамәли конференция белән башланды. Балтач районы хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов тантананы ачып, атаклы якташлары хакында тәфсилле мәгълүматлар бирә. Батыршаның бәйсезлек өчен көрәше, ислам динен саклап чыгышлары әлеге көнгә дә яңгырашлы булуын ассызыклый ул.

Йорт-музейдагы борынгы китаплар
Йорт-музейдагы борынгы китаплар
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рафаил Зиннуров бәйрәмдә катнашучыларга Корылтай рәисе Константин Толкачевның котлау хатын укып ишеттерә. Ул шулай ук Батырша хакында доклад та әзерләгән. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үз чыгышында Батыршаның бүгенге көндә дә милләт вәкилләренә үрнәк булуын, аның чын каһарман икәнен әйтә.

Батырша истәлегенә такта
Батырша истәлегенә такта
Казаннан килгән танылган галимнәр – тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев һәм Рамил Исламов шулай ук Габдулла Галиев-Батырша хакында моңа кадәр сирәк ишетелгән, йә булмаса тәмам билгеле булмаган яңа фактларны да мисал итеп китерә. Фәнни-гамәли җыен азагында йомгаклау карарлары кабул ителә. Анда Батыршаның истәлеген мәңгеләштерүне дәвам итү тәңгәлендә башкарылырга тиешле гамәлләр дә урын алды.

Карышта мәчет ачу тантанасы
Карышта мәчет ачу тантанасы
Төштән соң бәйрәм чаралары Батыршаның туган авылы Югары Карышка күчте. Анда катнашучылар башта яңа мәчет ачу тантанасына җыелды. Иман йорты берничә ел дәвамында халык көче белән төзелгән һәм аңа Батырша исемен бирергә ниятләгәннәр. Мәчет янында да чыгышлар күп булды. Дин әһелләре дә, авылдашлар да Аллаһ йортының авылга ямь бирү белән беррәттән иман нурын арттыруын да тели.

Мәчет эченә үтеп бергәләп намаз укыганннан соң, кунаклар Батырша исемен йөртүче мәктәпкә килде. Анда Батыршага багышланган музей ядкарьләрен карау да зур кызыксыну уята.

Батырша йорт-музее
Батырша йорт-музее
Бәйрәм чараларының соңгы өлеше – Иске Балтач авылындагы Батырша йорт-музее белән танышу сәяхәте. Биредә Батыршаның патшабикә Елизаветага язган мөрәҗәгате күчермәсе дә, азатлык көрәшчесе китапханәсеннән сакланып калган борынгы китаплар да урын алган. Шулай ук Батыршаның тормыш юлын һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген яктыртучы йөзләрчә экспонат белән танышырга мөмкин биредә.

Йорт-музейда Батырша сыны
Йорт-музейда Батырша сыны
Кыскасы, атаклы якташлары хөрмәтенә балтачлар искитмәле зур чара оештырган. Моны һәммә кунаклар кабат-кабат мактап телгә алды. Туган халкының һәм мөселманнарның хокукларын яклап корбан булган шәхескә багышланган хәтер чаралары әле мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә оештырылучы чаралар белән дә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG