Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон: АКШ һәм Пакстанның террорга каршы көрәш максатлары уртак


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонда Пакстан тышкы эшләр министры Һина Раббани Кхар белән сөйләшүләрдән соң ике илнең дә террорга каршы сугышта максатлары уртак диде.

Клинтон шулай ук күптән түгел Пакстанда америкага каршы демонстрацияләр вакытында АКШ дипломатларының иминлеген тәэмин иткән өчен Исламабадка рәхмәт белдерде.

Кхар террорга каршы көрәштә максатларның уртак булуын хупласа да, соңгы елъярымда Пакстан белән АКШ арасында мөнәсәбәтләрнең бик нык киеренкеләшүе турында әйтте.

Пакстан министры АКШ сәфәре барышында ил җитәкчелеге белән төрле мәсьәләләр, шул исәптән Әфганстан чиге янында Пакстан җирләрендә АКШ очкычларының әл-Каидә сугышчылары ныгытмаларына һөҗүмнәренә бәйле каршылыклар турында да сөйләшә.
XS
SM
MD
LG