Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Хокук яклаучылар һәм язучылар "6 май тоткыннарын" азат итәргә чакыра


Русиядә дистәләрчә хокук яклаучы һәм язучы Мәскәүдә 6 майда Сазлык мәйданындагы чараларда катнашканнарны җинаять җаваплылыгына тартмаска чакырып хакимияткә мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул көнне “Миллионнар машры” исемле оппозиция митингында демонстрациячеләр белән полиция арасында бәрелешләр булган иде. Шуннан соң “Киңкүләм тәртипсезлекләр” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылып 17 кешегә гаепләү белдерелде. Аларның күпчелеге сак астына алынды.

“Кеше хокуклары өчен” оешмасының интернет сәхифәсенә чыгарылган мөрәҗәгатьтә 6 май вакыйгаларына бәйле җинаять эше тулысынча сәяси җинаять эше һәм аның максаты “протест хәрәкәтенең күренекле вәкилләрен куркыту яки аларга каршы җинаять эзәрлекләве үткәрү” диелә.

XS
SM
MD
LG