Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

Себер ягына Әтнә “Кияүләре” килде


Әтнә дәүләт драма театрының “Кияүләр” спектакленнән күренеш

Әтнә дәүләт драма театрының “Кияүләр” спектакленнән күренеш

Татарстанның Әтнә дәүләт драма театры “Кияүләр” спектакле белән Себер ягында гастрольләрдә. 19-24 сентябрь көннәрендә спектакль Омски, Новосибирски, Томски шәһәрләрендә һәм Новосибирски өлкәсенең өч районында куела.

Әтнә халык театрына нигез 1918 елның ноябрендә башта “Сәйяр” труппасында артист, соңыннан Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин тырышлыгы белән салына. Үзешчән театр тирәсендә авыл интеллигенциясе, театр сөючеләр туплана. Алар Казан артисты Фәхриевның “Бәхет кошы” исемле ике пәрдәлек комедиясен сәхнәләштерәләр.

Шул елдан бирле театр халыкка хезмәт итә. Колхозлашу, сугыш елларында да эшчәнлеген туктатмый, күчмә театр сыйфатында авылларда, районнарда чыгыш ясый.

Театр төрле смотрларда, фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1966 елны театр “Халык театры” исеменә лаек була. Профессиональ эшчәнлеге белән коллектив Татарстанда гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдә дә яхшы таныла. Нәтиҗәдә 2011 елның апрелендә театрга дәүләт театры статусы бирелә.

Театр репертуары

Төрле елларда театрда Илшат Йомагуловның "Мәхәббәт кошлары", Зөлфәт Хәкимнең "Мин сине яратам", Туфан Миңнуллинның “Мулла”, Хәй Вахитнең "Күк капусы ачылса", “Кияүләр”, “Җырым сине табар” кебек әсәрләре сәхнәгә куела.

Театр директоры Ландыш Фазлыева сүзләренчә, театрда, асылда, җитди, тирән мәгънәле әсәрләр куела. "Безнең баш режиссерыбыз Рамил Фазлыев күбрәк җитди спектакльләр ярата. Без “Мулла” дигән җитди спектакль белән үзебезгә дәүләт статусы алдык та инде. Үткән сезонда Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакле чыкты. Анда өлкәннәр, яшәү, үлем кебек проблемнар күтәрелә. Безнең өчен дә андый җитди спектакльләр кую күңелгә якынрак. Комедияләрне бик куймыйбыз. Безнең бердәнбер комедия жанрындагы музыкаль спектакль ул – “Кияүләр”. Тагын “Җырым табар сине” дигән музыкаль спектаклебез бар. Ул - мелодрама. Аны да халык бик яратып карый,” ди Ландыш ханым.

Театр Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектакле белән Татарстанда оештырылган “Театрлар” бәйгесендә катнаша һәм гран-при бүләгенә ия була. Театрга автобус бирелә. Себер ягына да коллектив шул автобуста килгән иде.

Аңлашыла ки, ике мең чакрымнан артык булган араны автобуста үтү җиңел түгел. “Әмма безнең коллектив яшь, өлкәннәр бармак белән генә санарлык. Быел гына театр училищесын бетергән яшьләр кайтты. Алар барсы да җырлый да, бии дә. Яшьләр кайтуы театрны җанландырып җибәрде. Өлкән артистларыбыз да яшәреп китте аларга карап. Безнең артистларыбыз юл йөрергә өйрәнгәннәр, авырлыкларны җиңел кичерәләр”, ди Ландыш ханым.

Әтнәләрнең Себер ягына сәфәре

Әтнә театрының Себер ягындагы гастрольләрен оештыру Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәгенең төбәктә үткәрелгән грантлар конкурсында катнашып, уңышка ирешү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Театрның Новосибирски өлкәсендә булган чыгымнарның бер өлеше - кунакханә, аренда, реклама өчен кебек түләүләр грант исәбенә капланачак.

Себер ягына театр Хәй Вахитнең “Кияүләр” спектаклен алып килде һәм аны беренчеләрдән булып Омски тамашачысы карады. Биредә театрның гастролен оештыру эшен шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте активистлары башкарды.



Омски тамашачысы фикере

Омскида “Кияүләр” спектакле Актерлар йортында күрсәтелде. Шыгрым тулган булмаса да, залда халык шактый иде. Спектакль тәмамланганнан соң, сәхнәгә менеп, артистларга чәчәк бүләк итүчеләр дә булды.

Тамашачы спектакльне җылы кабул итте, артистларның уйнавыннан канәгать иде.
Менә кайбер тамашачы фикере:

- Спектакль бик ошады, җыр-бию белән үрелеп барган өлешләр аеруча күңелгә якын. Үземнең яшь чакларым искә төште.

- Мин яшь кеше, татарча яхшы аңлыйм. Һәрбер сүзләрен аңлап, тамаша кылып утырдым. Афәриннәр, барысы да.

- Миңа күмәк җырлаулары ошап бетмәде, бераз эшкәртәсе бар кебек тоелды.

- Шундый матур спектакль алып килгәннәр, рәхмәт әтнәләргә. Артистларга кушылып, җырлап утырдым. Зур рәхмәт.

Артистлар һәм театр директоры фикере

Спектакль тәмамланганнан соң артистлар белән дә очрашу мөмкинлеге булды. Алар да Омски тамашачысын яратып калганнар. “Җылы карашлар астында уйнавы да җиңел булды, бернинди авырлык сизелмәде. Кайчакта спектакль ахырында тәмам арып беткән буласың, ә биредә уйнавы да рәхәт,” ди Сылу Бәйрәмова.

Финия Сафиуллина да Омски тамашачысын яраткан. “Безне аңламаслар дип борчылган идем. Монда халык елмаеп, кул чабып, сөйләгәннәребезне аңлап утырды. Омскида милли җанлы татарлар күп икән дигән фикердә калдым,” ди ул.

Театр директоры Ландыш Фазлыева да Омски тамашачысын ошаткан. “Мин залда утырдым. Тамашачы янында. Татарча начар белгән кешеләргә тәрҗемә ясап утырдым. Әмма күп кешегә рус теленә тәрҗемә кирәкми икән, тыңлау аппаратлары алучылар аз булды. Мине бу хәл сөендерде. Димәк, милләттәшләребез татарча әйбәт белә,” ди Ландыш ханым.

Әтнә театры Новосибирски төбәгендә

Омскидан соң театр Новосибирскига юл алды. Бу төбәктә ул беренче спектаклен Чаны районын Кошкүл авылында күрсәтте. Оештыручылар, халыкның хуҗалык эшләрендә мәшгуль булуларын искә алып, спектакльне кичке сәгать 9га билгеләгән иделәр. Әмма, аңа да карамастан, спектакль карарга килүче күп булмады.

Чаны районыннан артистлар Куйбышев шәһәренә юл тоттылар. Кызганыч, анда да тамашачы артык күп булмады. Оештыручылар халыкны якын-тирә авыллардан автобуслар белән алып килергә ниятләгән булганнар. Әмма көн яңгырлы, юллар бозык булу сәбәпле, автобуслар авылларга барып җитә алмаган.

Тамашачының аз яки күп булуына карамастан гастрольләр дәвам итә. Коллективның әле Уба районы һәм Новосибирски шәһәре татарлары белән очрашасы бар. Аннан соң театр Томски шәһәренә юл алачак. Анда гастрольләр тәмамлана һәм коллектив кайтыр юлга чыгачак.

Бу шәһәрләрдә очрашулар ничек үтәр, спектакль карарга килүчеләр күп булырмы, әлегә әйтүе кыен. Зур чыгымнар тотып, Себер ягына кадәр килеп җиткән коллективның тырышлыгы бушка булмасмы? Ни өчен татарлар үз мәдәниятләренә битараф дигән сорау тумый калмый. Тукай әйтмешли, татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Уянырга вакыт җиткәндер бит инде?

XS
SM
MD
LG