Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия гыйсъянчылары илнең зуррак өлешен контрольдә тотуларын белдерә


Ирекле Сүрия армиясендәге гыйсъянчылар илнең зуррак өлешен контрольдә тотуларын белдерә.

Гыйсъянчылар җитәкчеләренең берсе әйтүенчә, аларның башкала Димәшкка һөҗүменә бары тик хөкүмәт хәрби һава көчләренең һавадагы өстенлеге генә комачаулый.

Кичә Ирекле Сүрия армиясенең башлыгы Риад әл-Асаад армия идарәсенең Төркиядән Сүриягә, гыйсъянчылар контролендәге урынга күчерелүен белдерде.

Хөкүмәт гаскәрләре белән гыйсъянчылар арасындагы бәрелешләр илнең төрле өлешләрендә дәвам итә.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, шимбә көнне илнең Алеппо, Һама, Хомс шәһәрләренең кайбер өлешләре һавадан утка тотылган.

Лондондагы Сүрия хокук яклау идарәсе шимбә көнне кимендә 150 кешенең үтерелүен, аларның күпчелеге тыныч кешеләр булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG