Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:08

Израил Мисыр белән солых килешүен үзгәртүгә каршы


Израил 1979 елда Кэмп-Дэвидта Мисыр белән төзелгән солых килешүенә нинди дә булса үзгәреш кертүгә каршы чыга. Ике ил арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләшә барганда бүген бу турыда Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман белдерде.

Килешү нигезендә Израил Мисырга Синай ярымутравын кайтарган иде. Әмма анда Мисыр хәрбиләренең Синайдагы санын чикләү шарты куелды.

Хәзер исә Мисырдагы тәэсирле сәясәтчеләр, шул исәптән президент Мөхәммәт Мурси килешүнең чикләү турындагы бу өлешен үзгәртергә чакыра. Алар ярымутраудагы исламчы сугышчыларга каршы нәтиҗәле көрәшү өчен бу чикләүне бетерергә кирәк, ди. Август аенда Синай ярымутравында сугышчылар белән атышта Мисырның 16 чик сакчысы үтерелгәннән соң мондый карашлар аеруча көчәеп китте. Мисыр ярымутрауга өстәмә хәрбиләр җибәрде. Израил хәрби чаралар тәмамланганнан соң ул хәрбиләрнең чыгарылуын таләп итте.

XS
SM
MD
LG