Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Беларуста парламент сайлавының гамәли дип танылуы игълан ителде [видео]


Беларуста бүген үтүче парламент сайлавының гамәли дип танылуы игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның яртысыннан артыгы катнашкан.

Аларның 26 проценты вакытыннан алда тавыш биргән. Оппозиция белдерүенчә, вакытыннан алда тавыш бирүне хакимият хәрәмләшүләр өчен нәтиҗәле кулланып килә һәм аны күзәтүне оештыру бик кыен.

Беларустагы биш зур оппозицион оешма сайлауда канун бозулар булды һәм сайлау процессы үтәкүренмәле булмады дип аның нәтиҗәләрен танымаячакларын белдерде.

Парламентның түбән пулаты – Дәүләт җыенындагы 110 урын өчен 293 намзәт көрәшә. Аларның күпчелеге хакимияткә тугрылыклы фиркаләр вәкилләре. Барлык диярлек оппозицион фиркаләр сайлау демократик рәвештә оештырылмый дип анда катнашудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG