Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Иделне яклау җыены сәяси төсмер алды


Казанда Иделне яклау җыены узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

Казанда Иделне яклау җыены узды

22 сентябрьдә Казанның Мулланур Вахитов һәйкәле янында Иделне, урманнарны һәм паркларны саклау митингы узды.

Митингта чыгыш ясаучылар Иделдә “Локомотив” һәм “Вороний Куст” утрауларын берләштереп канунсыз юл төзелеше алып барылуын һәм моның табигатькә зур зыян салуын белдерделәр.

Митингта эколог Неля Биктимерова хакимиятнең үзләрен һәрдаим төрле сәбәпләр белән алдап килүен бәян итте.

Пикетта катнашучы Рәис Сөләйманов (Русия стратегик тикшеренүләр институтының Казан үзәге җитәкчесе), әлеге чарага ничә кешенең катнашуын карарга чыгуын белдерде.

“Экологик яшел хәрәкәт хәзер сәяси төсмер ала башлады. Бу хәрәкәткә катнашучылар әлегә бик аз, әмма алар мондый чараларга чыгалар”, ди әйтте ул.

Митингта “Новая газета” журналисты Ирек Мортазин да чыгыш ясады.

“Татарстан һәм Русия Конституцияләре буенча хакимиятнең бердәнбер чыганагы - халык. Хакимият халыкка хезмәт итәргә тиеш. Түрәләр халыкның яхшы яшәвен тәэмин итәргә тиеш. Ә бездә бу хәл киресенчә. Түрәләр “Боровое Матюшино”да табигатьне бер дә бозмый. Чөнки анда үзләре яши. Иделнең Яшел Үзән районындагы өлешендә юл төзелеше канунсыз. Ни өчен моны эшләүчеләргә карата җинаять эше ачылмый? Чөнки алдарак чыгыш ясаучы әйткәнчә, без хакимияттән нәрсәдер сорыйбыз гына. Сорамаска, таләп итәргә кирәк”, дип белдерде ул.

Митингка йөздән артык кеше катнашты. Барлык чыгышлар да урыс телендә яңгырады. Шулай ук күтәрелгән шигарләрдә татарча язылганнары булмады. Чарага килүчеләр магнитлы капкадан тикшереп кертелде.
XS
SM
MD
LG