Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

Freedom House дөньяда интернет иреге турында еллык хисабын чыгарды. Анда Татарстан блогерлары да телгә алына.

Кремльнең сивиль җәмгыять һәм интернет активистлары белән мөнәсәбәтләре начарая барганда һәм октябрьдәге төбәк сайлауларына әзерлекне исәпкә тотканда хакимият интернет контролен тагын да көчәйтергә охшый.

АКШта теркәлгән, дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы бәйсез Freedom House оешмасының интернет иреклегенә багышланган соңгы еллык хисабының Русия турындагы өлешендә шулай диелә.

Анда соңгы бер елда дөньяның 47 илендәге интернет иреклекләренә бәя бирелә.

Хисапка караганда, узган ике елда дөньяда интернет ирегенә төп куркыныч блогерларга тупас һөҗүмнәрдән, сәясәткә бәйле күзләүләрдән, интернеттагы мәгълүматлар белән манипуляцияләрдән, интернетта сүз иреген чикләүче яңа кануннардан яный. Шул ук вакытта сивиль җәмгыятьнең басымы арту, технология шикрәтләренең эшчәнлеге һәм бәйсез мәхкәмәләр карарлары нәтиҗәсендә кайбер мөһим казанышлар булуы да әйтелә.

Санда Келли

Санда Келли

Freedom Houseның әлеге хисапны әзерләгән төркеме җитәкчесе Санджа Келли: “Тикшеренү нәтиҗәләре интернет ирегенә куркынычларның күптөрлерәк була баруын күрсәтә. Авторитар җитәкчеләр интернет сәхифәләрен блоклауның һәм аларны ясаучыларны кулга алуларның илдә дә, читтә дә хөкем ителүен күреп интернетта фикер алышуны контрольдә тоту өчен астыртынрак, әмма элеккечә куркынычлы ыcуллар куллана”, ди.

Дөньядагы халыкның өчтән бере диярлек итнернет кулланган бу чорда интернет өчен көрәш кискенләшә бара. Яңа медиа чараларының тәэсире артуга хөкүмәтләр онлайн эшчәнлеккә контроль урнаштыру, ирекле мәгълүмат агымын чикләү, кулланучылар хокукларын чикләүләр белән җавап бирә.

Интернетны контрольгә алу ысуллары хәйләкәррәк төс ала, хөкүмәтнең интернетка бәйләнешләрне махсус рәвештә өзүне оештыруы яки онлайн фикер алышуларда манипуляцияләр өчен акча түләп кешеләр яулавы кебек элегрәк азcанлы илләрдә генә кулланылган ысуллар башка илләргә дә күчә бара, диелә хисапта.

Русия алдагы бер елда интернет иреге тагын да кимергә мөмкин иң куркынычлы хәлдәге илләр рәтенә кергән. Бу исемлектә Русиядән тыш Азәрбәйҗан, Либия, Малайзия, Пакстан, Руанда һәм Шри Ланка да бар.

Хисапка караганда, Русиядә экстремизмны пропагандалаучы сәхифәләрне блоклау тәртибенең төгәл кысалары булмау сәбәпле, еш кына сәяси сәхифәләр дә шундыйлар рәтенә кертелеп блокланган. Өстәвенә төбәкләрдәге җирле мәхкәмәләр җирле коррупция турында хәбәр итүче яки җирле хакимиятләрне тәнкыйтьләүче сәхифәләрне блоклау турында карарлар чыгарган.

Тикшерелгән 47 илнең 19-ында, шул исәптән Русия, Беларус һәм Казакъстанда 2011 ел башыннан бирле интернет иреклекләрен чикләүче яңа кануннар яки карарлар чыгарылган.

47 илнең 26-сында, шул исәптән кайбер демократик илләрдә кимендә бер блогер яки интернет кулланучы язган текст өчен кулга алынган.

2011 елда Русиядә блогерларга физик һөҗүмнәр һәм хокукый эзәрлекләүләр 2010 елдагыдан азрак булган. Миңтимер Шәймиев президент булган чорда аны тәнкыйтьләүче язмасы өчен хакимият дип аталган социаль катламга нәфрәт уятуда гаепләнеп иректән мәхрүм ителгән күренекле блогер һәм журналист Ирек Мортазинның хөкем карарындагыдан җиде ай алдарак 2011 елның гыйнварында азат ителүен Freedom House уңай тәрәккыят буларак бәяли.

Хисапта 2011 елның июнендә Татарстан блогеры Юрий Егоровның Татарстан кеше хокуклары вәкиле Рәшит Вагыйзовка яла ягуда гаепләнеп алты айлык шартлы җәзага хөкем ителүе, 2011 елның декабрендә яла ягу җинаять булудан туктаганнан соң аның аклануы турында да языла.

47 илнең 19-ында кимендә бер блогер яки кулланучы интернеттагы язмалары өчен азаплауларга дучар ителгән, югалган яки кыйналган. Биш илдә кеше хокукларын бозулар турында интернетта язучылар үтерелгән.

Хөкүмәт акчасына хөкүмәтне мактап комментарлар язучы яшерен кешеләр моңарчы бары Кытай белән Русиядә генә булса, хәзер бу күренеш тикшерелгән 47 илнең 14-ендә күзәтелгән. 19 илдә исә хөкүмәтне тәнкыйтьләүчеләр интернет һөҗүмнәренә дучар булган. Хисапта, медиа хәбәрләренә таянып, хакимият фиркасенең күренекле блогер Алексей Навальныйны каралау өчен ун миллион сум чамасы акча тоту планнары турында языла.

Русиядә хакимияткә 2000 еллар башында хакимияткә Владимир Путин килү белән бәйсез телевидение каналларының бетерелүе һәм матбугатның чикләнүе нәтиҗәсендә җәмәгатьчелекнең фикер алышуы һәм сәяси карашларны белдерүе өчен интернетның чагыштырмача ирекле соңгы чара булып калуы әйтелә. Хисапка караганда, Русиядә соңгы елларда интернетка тоташу мөмкинлекләре артса да, интернет иреге кими бара. 2011 елның гыйнварыннан бирле интернет аша фикер белдерү иреге кимегән, DDoS һөҗүмнәре нык арткан, онлайн активистларны каралау көчәйгән, канун бозып гади кулланучыларны куркыту гамәлләре булган.

Шул ук вакытта 2011 елның декабрендә киңкүләм протест чараларының башлануында хәлиткеч рольне социаль медиа челтәрләре һәм видео алмашу платформалары кебек интернет коралларының хәлиткеч роль уйнавы әйтелә.

Владимир Путинның президент кәнәфиенә кайту белән интернет чараларына контрольне ныгытырга җыенуын күрсәтүче ишарәләр дә игътибардан читтә калмаган. Путин бу елның маенда өченче мөддәткә президент вазифасына керешү белән парламентның яла ягуны җинаятьләр рәтенә кертүче канун чыгаруы, тыелган интернет сәхифәләре исемлеген киңәйтүе, күренекле блогерларның тоткарлануы һәм бәхәсле җинаять җаваплылыгына тартылуы да игътибардан читтә калмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG