Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин финанс министры халыкара җәмәгатьчелектән матди ярдәм сорый


Тирән икътисади кризиска каршы көрәшү өчен Фәләстин автономиясенә халыкара ярдәм күрсәтелмәсә, Фәләстин дәүләтен торгызу процессына куркыныч янаячак.

Бу хакта Фәләстин финанслар министры Нәбил Кассыйс БМО штаб-фатирында донор-дәүләтләр белән очрашудан соң белдерде.

Очрашуда шулай ук Якын Көнчыгыш “квартеты” халыкара арадашчылары һәм халыкара финанс институт вәкилләре катнашты.

Министрның сүзләренчә, Aәләстингә вәгъдә ителгән 300 млн доллар күләмендәге финанс ярдәм әлегәчә түләнмәгән. Акчаның бер өлешен АКШ Конгрессы үткәрмәгән.

Кассис шулай ук халыкара җәмәгатьчелекне Фәләстингә ярдәм итәргә һәм Израиль-Фәләстин низагын чишү өчен чаралар күрергә чакырды.

Ай башында Фәләстин автономиясенең берничә шәһәрендә иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган массакүләм каршылык чаралары узды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG