Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт гаепләүчесе “Дальний”нең элекке хезмәткәрләрен 3 ел 6 айга һәм 3 елга иректән мәхрүм итүне сорый


Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе “Дальний” эше буенча гаеплеләрне җәзага тарту эшенә кереште.

Дәүләт гаепләүчесе “Дальний” бүлегенең элекке ике хезмәткәре 25 яшьлек Илшат Гарифуллин һәм 37 яшьлек Рамиль Нигъмәтҗановны гаепле дип тануын сорады һәм аларның гаебе расланды дип белдерде.

Гаепләүче як Гарифуллинны 3 ел 6 айга, ә Нигъмәтҗановны 3 елга иректән мәхрүм итүне сорады.

Зыян күрүче – вафат булучының абыйсы Игорь Назаров мәхкәмәдән хөкем ителүчеләргә канун буенча җәза бирүне сорады. Назаров элек гаеплеләрдән 1 млн сум акча түләтүне таләп иткән иде.

Прокурор мәхкәмәдән зыян күрүченең гаризасын өлешчә канәгатьләндерүне сорады, ягъни Гарифуллин һәм Нигъмәтҗәнов 300әр мең сум акча түләргә мәҗбүр булачак.
XS
SM
MD
LG