Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Узган атна Русия ФСБсының Чаллыдагы җитәкчесе Чаллыда ТИҮ оешмасы юк дигән белдерү ясаган иде. Чаллы активисты Фаик Таҗиев Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, бу белдерү дөреслеккә туры килми, диде.

Без ни өчен Фаик Таҗиевка мөрәҗәгать иттек? Җавап гади: Фаик әфәнде 1989 елда Чаллыда ТИҮ оештыру эшенең башына торды дияргә мөмкин. Ул бу иҗтимагый оешманы булдыру буенча узган беренче җыенда катнашты, фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерде. Аннан соң да шушы юнәлештә даими эш алып барды, озак еллар Чаллы ТИҮе рәисе булып торды. Милли хәрәкәттә бүлгәләнүләр башлангач, кабаттан да ТИҮ рәисе булып тора. Шунысын да искәртик, ул заманнардагыча әйтсәк, икенче номерлы дип исем алган ТИҮне җитәкли ул. Беренче санлы иҗтимагый үзәк башында Рәфис Кашапов тора.

Чаллы ФСБсы башлыгы Сирень Галиәкбәров Кашапов рәислегендәге ТИҮ мәхкәмә карары белән 2004 елда тыелды дип белдерде. Әлеге үзәк тыелган очракта да Чаллыда тагын бер үзәкнең калуы мәгълүм һәм бу хакта ФСБ башлыгының белмәве беркадәр сәер тоела. Алда әйткәнебезчә, рәсми теркәлгән Чаллы ТИҮенең бүгенге рәисе Фаик Таҗиев һәм без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

“2004 елда Кашапов рәислегендә ТИҮ тыелганга карап бу оешма бетми. Чөнки Казанда БТИҮ икегә таркалгач, Чаллыда да ике бүлек барлыкка килде. Берсен Кашапов, берсен мин җитәкләдем. Мин җитәкләгәне бүген дә яшәп килә. Ул теркәлгән, таныклыгы бар. 2007 елны Русиянең күчемсез милек һәм милек хокукларын теркәү оешмасына юлланган хат бар миндә. БТИҮ рәисе буларак теркәлгән Тәлгать әфәнде Бариев бу хатка имза куйган һәм анда 2007 елның 31 гыйнвары күрсәтелә. Мин монда шәһәр һәм районнардагы бүлекләр арасында Чаллы каласы ТИҮе рәисе итеп күрсәтелгән. Безнең әле сайлаулар булмады, димәк, мин рәсми рәвештә рәис булып калам. Ә Тәлгать Бариев бөтен Татарстан иҗтимагый үзәгенең рәисе булып кала.

Мин үзебезнең сүлпән эшләүне таныйм. Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, Рәфис Кашапов рәислегендәге бүлеккә комачау итмәс өчен пикетлар, урам җыеннары оештырмыйбыз. Икенчедән, безнең идарә урам чараларының вакытлары узды дип санады. Чөнки халыкны урамга чыгарып полиция кыйнавына дучар итәргә теләмим. Уңай нәтиҗә көтмәгәндә, халыкны урамга чыгару кирәк түгелдер. Фикердәшләр, идарә әгъзалары да бу фикер белән килеште һәм без үзебезне ТИҮ әгъзалары дип санасак та, урам җыеннарын оештырмадык.

Бездә хисаплар биреп бару да каралмаган. Тәлгать әфәнде бу эшне үзәкләштереп ясый. Әле сайлау корылтае булганы юк. Шуңа, әлегә ул да, без дә үз урыннарыбызда калабыз. Кирәк булган очракта эшчәнлекне яңартып җибәрә алабыз. Дөрес, икегә бүленү тискәре нәтиҗә дә бирде. Ике як та зур тырышлык белән эшләсә үзара низаг, аңлашылмаучылык та чыгар иде. Шуңа, безнең пассивлыкның сәбәпләре бар.

Татар өчен милли оешмалар кирәк. Шул ук ТИҮ эшчәнлек алып барса да, яхшы. ТИҮ демократия чалымнары барында туган оешма. Кеше хокукларын бозу, кысрыклау вазгыятендә кешеләрне полиция эзәрлекләвенә дучар итү кирәк түгелдер. Ә болай демократия шартларында татар милли хәрәкәте генә түгел, гомумкешелек көрәш юлында була ала. Демократия өчен көрәштә оешма булып катнашмасалар да, аерым кеше, активлар буларак катнаша ала һәм без аларны өндәр дә идек. Ләкин менә мондый “идән асты” оешмаларын туплау хәзерге вакытта куркыныч”, дигән фикерләрен җиткерде Фаик Таҗиев.

Фаик әфәнде әңгәмә барышында 2004-2005-2007 елларда шушы ТИҮ буенча язылган, кабул ителгән һәм югары оешмаларга җибәрелгән рәсми документларга таянып мәгълүматлар бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG