Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (104)


"Яшәсен мөселман хәрби көрәш инкыйлаб солдатлары" дигән шигар астында татар-башкорт гаскәриләре
"Яшәсен мөселман хәрби көрәш инкыйлаб солдатлары" дигән шигар астында татар-башкорт гаскәриләре
Большевиклар Хәрби Шураны куып тарата

Большевик хөкүмәте 1918 елның 3 мартында Брест-Литовскида Германия белән солыхнамә төзи. Нәтиҗәдә, ул Латвия, Эстония һәм Польшаны югалта, Украина да алман армиясе канаты астына күчә. Сугыш алып бару йөгеннән котылган большевиклар ил эчендә хакимиятләрен ныгыту эшенә бөтен көчләрен куя. Элекке армиягә ышаныч калмагач, алар 23 февральдә яңа гаскәр – Кызыл Армия төзү турында карар чыгара.

Гаскәр ихтыярилар хисабына җыелырга тиеш булганга, төрле шәһәрләрдә үз теләкләре белән яңа армиягә язылган кешеләрдән хәрби берләшмәләр төзелә башлый. Март аенда Сaрытау губернасында 6 мең, Казанда 3 500, Уфада 3-4 мең ихтыяри гаскәр җыела. Апрельдә исә Идел буендагы барлык ихтыяри-үзиреклеләр саны 14 меңгә, майда 16 меңгә, гомумән алганда, Кызыл Армиядәге сугышчылар саны 300 меңгә кадәр җитә яза.

Казандагы 95нче запас мөселман полкына да ышаныч калмый, чөнки 1918 елның 31 гыйнварында бу хәрби бүлектә булган җыелышта гаскәриләр бөтен хакимият Эшче, солдат һәм крәстиян Советына бирелсен дигән карар кабул итә. Тик аларның зур өлеше соңыннан мөселман көчләренә кушыла. Ләкин ул вакытта Мәркәз Хәрби Шура һәм гомумән татар-башкортлар бу хәрби берләшмәгә таяна алмый.

Вакыйгалар зур тизлек белән бер-берсен алыштыра. 1918 елның 21-22 февралендә Я.С.Шейнкман җитәкчелегендә Идел буендагы 11 губернаның совет оешмаларының гомуми җыелышы булып уза. 26 февральдә делегатлар Казан җөмһүриятен игълан итәләр, шул рәвешле Идел-Урал проектына көчле басым ясыйлар. Моннан тыш Халык комиссариаты Советы төзелә (рәисе Я.Шейнкман). Нәкъ менә шул Совет 27 февральдә Мәркәз Хәрби Шураның башлыкларын кулга алу турында карар чыгара.

Шул вакытта Казанда бик җитди бәрелеш булып ала. Гайнан Вәисов исемле дини тарикать җитәкчесе социализм белән Ислам арасында уртаклык бар дип фәтвалар чыгара һәм шуның белән милләтчеләрнең ачуын кабарта. Вәисовка каршы матбугатта мәкаләләр басыла. Ахыр чиктә Вәисов, бер төркем офицерлар һәм шәкертләр һөҗүме вакытында үтерелә. "Кояш" гәзите Вәисов үзе башта халыкка ата башлаган дип язып чыга. Форсаттан файдаланып, Казан Советы 28 февральдә Вәисовны рәсми күмү мәрасимен оештыра һәм тагын берничә кеше белән беррәттән Мәркәз Хәрби Шураның башлыкларын – Ильяс Алкин, Җиһангир Алкин, Йосыф Мозаффаров һәм Госман Токымбәтовларны кулга ала. Ләкин шәһәрнең мөселман комиссариаты аларны тиз арада иреккә чыгара. Хәрби Шура әгъзалары һәм II Бөтенрусия мөселман гаскәриләре корылтае вәкилләре Болак артына юнәлә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG