Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Дальний»ның элекке хезмәткәрләре 4,5 елга иректән мәхрүм ителде


Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе «Дальний» эше фигурантларына хөкем карары чыгарды.

Сергей Назаровның бүлектә җәберләнүе һәм үлүе эше буенча хөкем ителүче элекке ике полиция хезмәткәре 4,5 елга иректән мәхрүм ителде.

Мәхкәмә аларны вазифаи вәкаләтләрне арттыруда гаепләде. Илшат Гарифуллин 2 ел 6 ай, Рамил Нигъмәтҗанов 2 ел колониядә уздырачак.

Элекке полиция хезмәткәрләре шулай ук ялган материаллар белән эш итүдә дә гаепләнә иде. Мәхкәмә бу гаепләү буенча хөкем ителүчеләрне аклады.
XS
SM
MD
LG