Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү кремлендә Корбан бәйрәмендә Алсу һәм Бураново әбиләре җырлаячак


Русия тарихында беренче тапкыр Корбан бәйрәме Мәскәү кремлендә узачак. 18 ноябрьдә Дәүләт кремль сараенда гаеткә багышланган «Дуслар белән Корбан бәйрәме» тамашасы оештырыла.

Чараны Русия мөфтиләр шурасы һәм "Рух" продюсер үзәге уздыра. Аның максаты – ислам кыйммәтләре белән танышу, Русия халыклары һәм диннәре арасында татулык һәм тынычлыкны ныгыту.

Концертта танылган җырчы Алсу, Ренат Ибраһимов, Зөһрә Сәхәбиева, Бураново әбиләре һ.б. чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG