Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки телләр корылтаенда Татарстан галимнәре катнаша


Роза Корбан (уртада) Татарстан галимнәре белән корылтай ачылышында
Роза Корбан (уртада) Татарстан галимнәре белән корылтай ачылышында

Әнкарада барган Халыкара төрки телләр корылтаенда Татарстан галимнәре татар теле, гореф-гадәтләре һәм милли ашлары турында чыгышлар ясады.

Бу көннәрдә Төркия башкаласында VII Халыкара төрки телләр корылтае бара. Быел 25 илдән 206 чыгыш булачак. Корылтайда "төрки телләрдә дөньяда 220 миллион кеше сөйләшә", дип әйтелде.

“Тел – милләтнең йөрәге һәм үзаңы”, дип белдерде Төркия парламенты рәисе Җәмил Чәчәк корылтайны ачу тантанасында.

1932 елда җөмһүрият җитәкчесе Ататөрк Төрек теле җәмгыятен төзеп төрек телен Госманлы чорыннан калган фарсы һәм гарәп сүзләреннән чистарту өчен галимнәр катнашында корылтайлар уздыра башлый. Соңгы вакытларда дүрт елга бер оештырыла торган корылтайга дөньяның башка төрки дәүләтләреннән дә белгечләр чакырыла.

24 сентябрь ачылган корылтайда Төркия, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Русия, Франция, Әфганстан, Кырым, Татарстан, Пакстан, Германия, Һолландия, Кытай, Маҗарстан, Казакъстан, Британия, Иран, Кыргызстан, Косово, Үрдүн, Албания, Сербия, Хорватия, Грузия, Болгарстан һәм Македония кебек илләрдән галимнәр катнаша.

Быел чарага Татарстаннан җиде галим килгән.

Профессор Әлфия Йосыпова (уртада) һәм Татарстан галимнәре Әнкарада корылтайда (Роза Корбан фотосы)
Профессор Әлфия Йосыпова (уртада) һәм Татарстан галимнәре Әнкарада корылтайда (Роза Корбан фотосы)
“КФУ филология һәм сәнгать бүлеге профессоры Әлфия Йосыпова корылтайның беренче көнендә секция утырышын алып барды. Татарстаннан килүчеләр барысы да татар телендә чыгыш ясады. Утырышка кергән башка милләт вәкилләре тәрҗемәсез тыңлап утырды, соңрак 80% аңладык дип әйтте”, дип сөйләде Әнкарадан Роза Корбан.

Әлфия Йосыповадан тыш, корылтайда профессор Гөлшат Галиуллина, татар теле галимәләре Фәридә Таһирова, Гөлназ Ягъфәрова, Альбина Гарифуллина, Гөлназ Моктасимова, Раушания Нурмөхәммәтова катнаша.

“Гөлшат ханым Галиуллина татарларда гаилә, ата-ана, аларга хөрмәт һәм боларның милли гореф-гадәтләрдә ничек чагылуы турында бик кызыклы чыгыш ясады”, диде корылтайны ачу тантанасында катнашкан Роза ханым Корбан.

Корылтай Төрек теле бәйрәме белән 28 сентябрь тәмамланачак.

Төрки телләр белгечләренең корылтае, шулай ук Төркия татарлары һәм Татарстанда татар теле торышы турында Әнкарада яшәүче җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан белән әңгәмәне тыңлагыз.
XS
SM
MD
LG