Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Нью-Йоркта Әхмәдиниҗат кунган кунакханәне дауладылар


Нью-Йоркта Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат тукталган Warwick кунакханәсе алдында протест чарасы узды. Каршылык белдерүчеләр кунакханә хуҗаларын иран делегациясен кунак иткән өчен тәнкыйтьләде.

Иран президенты АКШка БМО генераль ассамблеясының чираттагы сессияндә катнашыр өчен килде.

Протест чарасын оештыручы – Иран атом-төш промграмына каршы чыгучы оешма башлыгы Дэвид Ибсен, биредәге активистлар Әхмәдиниҗат һәм Иран делегациясенең Нью-Йоркка килүенә каршы, дип белдерде.

БМОның элекке утырышларында чыгыш ясаган Әхмәдиниҗат Холокостны танымавы турында белдереп, халыкара җәмәгатьчелектә ризасызлык уяткан иде.

Көнбатыш илләре Тегеранны атом-төш коралы ясарга ниятли дип гаепли, Иран бу гаепләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG