Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел өчен хәлиткеч көрәш башлана


Татар телен яклау чарасы, Казан, 21 апрель 2012
Татар телен яклау чарасы, Казан, 21 апрель 2012
Күптән түгел Русия Думасының Милләтләр эшләре комитетында “Тел сәясәте һәм Русия халыкларының этномәдәни мәгарифе мәнфәгатьләре өлкәсендәге кануннарны камилләштерү” дип аталган темага белгечләр шурасы утырышы үтте. Утырышта шушы көздә Думада расланыр дип көтелгән “Мәгариф турында” яңа федераль канунга тәкъдимнәр каралды. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу тәкъдимнәр кабул ителсә, республикаларда милли һәм урыс телләре тигезлеге бетәргә мөмкин. Шушы мәсьәләгә карата Төмәннән Бибинур Сабирова фикерен тәкъдим итәбез.

Ул канун кабул ителгәнче үк аңа каршы көчле протест белдерелергә кирәк. Русия президенты Владимир Путин сайлау алды программасын чагылдырган "Россия. Национальный вопрос" дигән мәкаләсендә болай дип язган иде:

"Проповедовать идеи построения русского "национального", моноэтнического государства противоречит всей нашей тысячелетней истории. Более того, это кратчайший путь к уничтожению русского народа и русской государственности". "Национальная политика не может писаться и реализовываться исключительно в кабинетах чиновников. В ее обсуждении и формировании должны непосредственно участвовать национальные, общественные объединения. И, конечно, мы рассчитываем на активное участие в таком диалоге традиционных религий России. В основе православия, ислама, буддизма, иудаизма - при всех различиях и особенностях - лежат базовые, общие моральные, нравственные, духовные ценности..."

Артемнколарның, Сөләймановларның, Салагаевларның рус теленнән башка телләрне бетерүгә юнәлтелгән карагруһлык эшчәнлеге Русия президентының фикеренә капма-каршы килә түгелмени, дөньякүләм рухи кыйммәтләрне таптаган әхлаксызлык, намуссызлык, оятсызлык түгелмени бу? Илнең барлык халыкларына да тигез караячагын белдергән вәгъдәләрен ышанырлык итеп яңгырату өчен, ул вакыттагы президентлыкка намзәт - бүгенге Русия Федерациясенең президенты Владимир Путин, аңа фикердәш икәнен күрсәтеп, язучы, философ, публицист Иван Ильин сүзләрен дә китергән иде:

"Не искоренить, не подавить, не поработить чужую кровь, а дать всем дыхание и великую Родину... всех соблюсти, всех примирить, всем дать молиться по-своему, трудиться по-своему и лучших отовсюду вовлечь в государственное и культурное строительство".

Элекке заманнарда русларга дәүләтчелек төзергә ярдәм иткән татарлардан бүгенге көндә империя үзәгенә үз халкына зыян китерергә сәләтлеләр генә тартып алына булып чыга.

Җыеп әйткәндә, Артеменколар төркеме президентның сайлау алдыннан халыкка җиткергән милли сәясәткә бәйле фикерләренә, вәгъдәләренә кискен каршы чыга. Менә нәрсәгә - Русия президентының сайлау алдыннан ил халкына биргән вәгъдәләренә дә - таянырга кирәк, минемчә, туган телне саклап калу өчен көрәштә. Президентның исенә төшерергә кирәк биргән вәгъдәләрен. Милләтләр министрлыгын булдыру турында да өметле сүзләр әйтте бит ул сайлауалды көннәрендә. Сайлауда аңа иң күп тавыш биргән төбәк тә Татарстан булды! Бу төбәкнеңме хакы юк үз президентына мөрәҗәгать итәргә?!

Туган тел өчен бүгенге хәлиткеч көрәштә татар зыялылары, дин әһелләре, галимнәр, башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да катнашмаса, Казандагы иҗтимагый оешмалар вәкилләренең генә көче җитмәячәк.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG