Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев Казанда 19 июльдә булган вакыйгаларга карата мөнәсәбәтен белдерде.


Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе урынбасары, бер үк вакыта Тәлгать Бариев рәислегендәге БТИҮнең Чаллы оешмасы рәисе Фаик Таҗиев Татарстанда 19 июльдә булган вакыйгаларга аерым карашта тора. Үз фикерләрен ул “Звезда Поволжье" газетында дөнья күргән "Приказано поверить?" дигән күләмле мәкаләсендә бәян итте. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Фаик әфәнде шул фикерләренә өстәп соңгы вакытта бик еш телгә алынган “традицион ислам", "хәнәфи мәзһәбенә” карата мөнәсәбәтен дә белдерде.

Исламның “печелгән” варианты

“Мөселманнарның ниндидер террор оештыруларына ышанып җитмим. Бу – татар халкында күрелгән нәрсә түгел. Бернинди тикшерүсез күпсанлы мөселманнарны кулга алгач, бәлки бу кемнәрдер тарафыннан махсус эшләнелгәндер, дип уйладым. Халыкта тентүләр, кулга алулар үткәреп, аларны кимсетеп, ислам дине күтәрелешен бастыру нияте белән эшләнелмәдеме икән дигән уйлар да килде.

Русия шартларында исламны төрле мәзһәбләргә бүлеп карау гомумән дөрес түгел. Исламның бүгенге Татарстандагы халәте бернинди мәзһәбкә дә туры килми. Ул чыдап торып, намаз укып, Аллаһе Тәгаләдән гөнаһларны кичерүне, оҗмахка кертүне сорап гыйбадәт кылу – мөселманлыкның “печелгән” варианты дип саныйм. Дин тотучылар иҗтимагый тормышта катнашмый икән, (катнашса, ваһһабитка санала) алар бер мәзһәбкә дә туры килми. Мөселманнарның террор оештыруларына ышанмыйм. Чөнки бездә аның шартлары да, андый традиция дә юк”, диде Фаик Таҗиев.

Ислам китаплары гына янмаган

Инде Фаик Таҗиевның "Приказано поверить?" дигән мәкаләсенә тукталыйк. Язма шактый озын, анда мөфти урынбасары Вәлиулла Якъкубның үтерелүе, мөфти Илдус Фәизгә булган һөҗүм турында сүз бара һәм бу вакыйгаларга Русия тарихыннан да мисаллар китерелеп мөнәсәбәт белдерелә.

19 июль вакыйгаларыннан соң беркадәр вакыт узгач, Яшел Үзән шәһәре читендә машина шартлап өч кешенең үлеме хакында хәбәрләр таралды. Бу хәбәрләрдә ВАЗ машинасының тулысынча янып бетүе, анда өч мәет, Калашников автоматы, экстремистик эчтәлектәге бер өем китап табулары да күрсәтелде. Бу күренешкә Фаик әфәнде үз язмасында мондый бәя бирә:
"Шунысы гаҗәп, машина тулысынча янып беткән дип хәбәр итәләр, ләкин “экстремистик китаплар” өеме исән калган, аларны хәтта укып та булырлык икән."

Алга таба Фаик әфәнде Русиянең совет чоры тарихыннан мисаллар китерә.
“Сәяси үтерүләрне һәләкәтләр булды дип күрсәтү, очраклылык яки эчке һәм тышкы дошманнар арасыннан күзалланган ватан дошманнарын күрсәтү мисаллары да җитәрлек. Мәсәлән, 1939 елның 8 июлендә Советлар берлегенең Кытайдагы вәкаләтле вәкиле И.Т.Бовкун-Луганц һәм аның хатынының яшерен үтерелүе. Мәскәүдән Кавказдагы Цхалтубодогы ял йортына баручы поездның НКВД тарафыннан махсус сакланган вагонында сакчыларның берсе чүкеч белән сугып вәкилне, икенчесе аның хатынын буып үтерә. Мәетләрне тау юлына алып чыгалар һәм автомобиль һәләкәте күренешен оештыралар. Соңрак үтерелгәннәрне дәүләт дәрәҗәсендә Тифлистә җирлиләр.

1928 елның 4 июнендә Манчжурия хакиме маршал Чжан Цзюлиньне үтерү очрагы да бар. Маршалны Кытай-Көнчыгыш тимер юлында (КВЖД) вагон астына шартлаткыч куеп юк итәләр. Үтерелгән хаким бу вакытларда эш сәфәре өчен Русия тимер юлын файдалана, ләкин чыгымнар өчен акча түләргә теләми. Ул үзен иркен тота һәм шуның белән совет җитәкчелегенә ошамагандыр. Шартлатуны партия һәм хөкүмәтнең яшерен заказларын үтәүче Христофор Салнынь һәм Наум Эйтингон башкара. Ләкин төп үзенчәлек үтерүнең үзендә түгел, ә совет пропагандасының гаепне японнарга сылтавында. Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы тарафыннан үз якларына аударылган, соңрак советларда хәрби әсирлектә булган генерал Танака 1946-48 елларда Токиода булган Халыкара трибуналда, Кытай маршалын үтерү чарасының япон генераль штабында әзерләнүен әйтә. Биредә ул үтерүчеләрнең исемнәрен дә атый. Христофор Салнынь үзенең даими заказчылары тарафыннан шпионлыкта гаепләнеп, 1939 елда атып үтерелә. Бовкун-Луганцны үтерүчеләр бераз соңрак атыла. Шуларның берсе Ш.О.Церетели – 1955 елда”.

Шунысын да искәртик, Фаик Таҗиевның 13 сентябрьдә басылган әлеге язмасында "дәвамы булачак" дигән искәрмә бар иде. Ләкин газетның 20 һәм 27 сентябрь саннарында мәкаләнең дәвамы күренмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG