Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага диндарларны яклаучы канун өлгесе кертелде


Русия дәүләт думасына изге җирләрне мәсхәрәләү һәм диндарларны кыерсыту өчен иректән мәхрүм итүне караган канун өлгесе тәкъдим ителде.

Яңа документка караганда, дини әһәмияткә ия булган җирләрне, гыйбадәтханәләрне мәсхәрәләүче 5 ел төрмә, 500 мең сумлык штраф яки 400 сәгатьлек мәҗбүри физик хезмәт белән җәзаланырга мөмкин.

Дини йолаларны һәм инануларны мәсхәрәләү өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Дини әдәбият, символикадан көлүчеләр зур штрафлар белән җәзаланачак.
XS
SM
MD
LG