Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Митт Ромни «Газпром», «Яндекс» акцияләренә хуҗа булган


АКШ президент сайлавында республиканнар партиясе намзәте Митт Ромни узган елга кадәр “Газпром” һәм “Яндекс” акцияләренә хуҗа булган. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә. Элегрәк Ромни CNN каналында Русияне “беренче номерлы геосәяси дошман” дип атаган иде.

Американ сәясәтче “Газпром” кыйммәтле кәгазьләрен мартта сатып алган һәм сентябрьдә сайлау алды кампаниясе башлану алдыннан саткан. “Яндекс” акцияләрен Ромни 2011 елның июнендә алып августында саткан. Русия ширкәтләре акцияләрен сәясәтче финанс сәбәпләр аркасында түгел, ә сәяси күзаллаулары өчен саткан. Ике очракта да Ромни зур зыян күргән. Аның хәзерге байлыгы 200 млн доллар тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG